Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда тирән карда йөри торган автомобильдә ир-ат белән бала боз астына киткән

Казанда Идел елгасында тирән карда йөри торган автомобильдә (снегоход) боз астына киткән ир-ат белән баланы балыкчы коткарган. Бу хакта бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу һәлакәт кичә 12.30 сәгатьтә Иске Победилово торак пункты янында булган. Ике кеше утырган кар машинасы боз...

Казанда Идел елгасында тирән карда йөри торган автомобильдә (снегоход) боз астына киткән ир-ат белән баланы балыкчы коткарган. Бу хакта бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу һәлакәт кичә 12.30 сәгатьтә Иске Победилово торак пункты янында булган. Ике кеше утырган кар машинасы боз астына китүе турындагы хәбәр 12.30 сәгатьтә «ГЛОНАСС +112» системасы буенча килгән.

Зыян күрүчеләрне исә балыкчы коткарган. Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

Татар-Информ.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев