Яңалыклар
Казанда яңа мәчет төзелә [+фото ]
Казан каласы тагын бер иман йортына артачак: Казансу буенда - Федосеев урамында яңа мәчет төзелеп килә.
- Башкаланың иң гүзәл урынында калкып килә торган Аллаһ йорты "Казан" производство-төзелеш берләшмәсе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Равил Җиһаншин ярдәме белән тормышка ашырыла, - дип аңлатма бирде бу уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Исегезгә төшереп узабыз: Казанда җәмгысе 50 дән артык мәчет эшли. Яңа мәчет Болгардагы Ак мәчетне хәтерләтәчәк, ди мөфтиебез. Казансу буе - халык иң күп йөри торган урыннарның берсе. Яңа мәчеткә килүчеләр дә күп булыр дигән фараз бар. Мәчет Ураза бәйрәменә ачылырмы-юкмы - вакыт күрсәтер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев