Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанга Таиландтан махсус рейс белән 150дән артык турист кайтачак

Барлык туристлар да 14 көнлек карантинга озатыла.

13 апрельдә «Казан» халыкара аэропортында Татарстан туристлары (150дән артык кеше) утырган очкычны каршы алачаклар. Аларның барысы да — Таиландка ял итәргә киткән татарстанлылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Самолет аэропортка төшү белән Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан тиешле барлык санитар-эпидемиология чаралары үткәреләчәк. Барлык туристлар да карантинга озатылачак. Аларның кулына тиешле карар биреләчәк. Барысы да даими медицина күзәтүе астында булачак», — диде Галимова.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев