13 апрель 2020 яңалыклары
-
Синоптиклар үз-үзеңне изоляцияләү режимын керткәннән соң һава сыйфаты үзгәрүен әйтте
Эш көннәре булмаган беренче атнада Казан һавасы автомобильләрдән чыккан газ катнашмаларыннан чистарды.
-
Татарстанда изоляцияләнү чорында 24 мең машинаны үткәргеч постлардан кире борганнар
Республикада 700 меңнән артык кешене үткәрү постларында тикшергәннәр.
-
Владимир Путин коронавируска каршы көрәштә берләшергә өндәде
«Конкрет территорияләрдә вазгыяткә карап эш итәргә кирәк», — диде Путин.
-
"Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр күчмә кошларны ясадылар
Язын җылы илләрдән кошлар кайта. Алар турында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нәрсә сөйләргә? "Күчмә кошлар" презентациясе балаларны сыерчык оялары һәм башка кошлар белән таныштырырга ярдәм итәчәк. Тәрбияләнүчеләр күчмә кошларны рәсемгә төшерделәр.Тәрбиячеләр кошлар турында шигырьләр сөйләделәр.
-
Илсөя Бәдретдинова: “Килеп алсыннар, бушка”
Җырчы-артистлар өйдә утырганда җырлап, онлайн-концерт куеп кына көн үткәрә дип уйлыйсызмы? Әнә, Илсөя Бәдретдинова буш вакытта медицина битлекләре тегә башлаган. 100 данәне тегеп бетергән, бу битлекләр шушы көннәрдә авылдашларга бушка таратылачак, дип хәбәр итте җырчы үзенең “Инстаграм”дагы сәхифәсендә.
-
Әнвәр Нургалиев әнисенең якты истәлегенә яңа җыр багышлый
Җырчы Әнвәр Нургалиев гаиләсендә булган кайгы турында без язган идек. Шушы көннәрдә җырчы әнисенә багышлап җыр яза.
-
Казанга Таиландтан махсус рейс белән 150дән артык турист кайтачак
Барлык туристлар да 14 көнлек карантинга озатыла.
-
13-19 апрельгә Татарстанның мәдәни онлайн-афишасы
Театрлар легендар спектакльләренең архивларында сакланган видеоязмаларын интернетка урнаштыралар.
-
Бердәм кайнар элемтә эшсезлек буенча пособие алуга бәйле шалтыратулар кабул итәчәк
Колл-үзәккә «Россиядә эш» федераль порталында теркәлү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 яңа очрагы расланган
Табиблар искәртүенчә, коронавирусның дүрт очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын җиде кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган.
-
Бүген «Россия» каналында «Зөләйха күзләрен ача» сериалы башлана
Әлеге фильм елның иң көтелгән телепроекты булды.
-
АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020: Татарстан фермерлары шәһәр кешеләренә авылда сезонлы эшләр тәкъдим итәләр
Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.
-
Александр Карпов Конституциягә төзәтмәләр турында: Хезмәт кешесендә бөтен икътисад тора
Илнең төп документында гражданнарның хезмәтен хөрмәт итү һәм хезмәт ияләренең хокукларын яклау гарантиясен ныгытырга тәкъдим итәләр.
-
Марат Җәббаров Татарстанда язгы кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде.
-
Татарстанда трактор һәм җиңел машина белән булган авариядә ике бала зыян күргән
Татарстанда Арча районы трассасында «Лада Приора» һәм трактор бәрелешә.