Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин коронавируска каршы көрәштә берләшергә өндәде

«Конкрет территорияләрдә вазгыяткә карап эш итәргә кирәк», — диде Путин.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин илдә коронавируска каршы көрәштә берләшергә өндәде, бердәм резерв булдыруны тәкъдим итте. Бу хакта ул туры эфир барышында әйтте.

Илбашы медицина хезмәткәрләре өчен индивидуаль саклану чараларының бердәм резервын формалаштыру турында уйларга кирәк, дип саный.

«Барлык медицина оешмалары, хосусый клиникалар да җайга салынган нигездә эшләргә тиеш. Бөтен ресурсларны уйларга, хастаханәләргә, клиникаларга эш йөкләнешен тигез бүләргә кирәк. Конкрет территорияләрдә вазгыяткә карап эш итәргә кирәк», — диде Путин.

«Медицина персоналы өчен саклану чаралары запасларын, үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратлары, дарулар резервларын аеруча мохтаҗ булган төбәкләргә оепартив юлларга кирәк», — диде РФ Президенты.

Фото: kremlin.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев