Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синоптиклар үз-үзеңне изоляцияләү режимын керткәннән соң һава сыйфаты үзгәрүен әйтте

Эш көннәре булмаган беренче атнада Казан һавасы автомобильләрдән чыккан газ катнашмаларыннан чистарды.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән соң беренче атнада Казанда һава шактый чистарды. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«<...> азот һәм формальдегид диоксиды концентрациясе узган атналар белән чагыштырганда шактый кимегән», – дип белдерде синоптиклар һәм моны 28 марттан 6 апрельгә кадәр Татарстан башкаласында автомобиль агымы кимү белән бәйле диделәр.

6 апрельдән автомобильләрдән чыккан төп зарарлы катнашмалар концентрациясе янә үсә башлады. 6-10 апрель көннәрендә Казан һавасында азот һәм формальдегид диоксиды микъдары март ае белән чагыштырганда күпкә түбәнрәк иде.

Метеорологлар аңлатканча, бу республика юлларындагы вазгыять белән бәйле: күп кенә предприятиеләр үз эшләрен яңадан башлап җибәргән, автомобиль агымы арткан.

Шул ук вакытта Чаллы һәм Түбән Камада зур сәнәгать предприятиеләре туктамаган һәм юллардагы транспорт саны үзгәрмәгән, атмосфера һавасы сыйфатында үзгәрешләр теркәлмәгән, дип өстәде синоптиклар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев