Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанлы туганының тегү машинасын урлауда шикләнелә

9 май көнне РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе полиция бүлегенә 12 мең сумлык тегү машинасы урлану турында хәбәр килеп ирешә. Зыян күрүче ир-ат сүзләренчә, машина аның туганнары белән бергә яшәгән фатирыннан юкка чыккан була. Полицейскийлар җинаять урынына килеп тикшерү үткәргәннән соң, фатирга законсыз үтеп керү, ишек вату...

9 май көнне РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе полиция бүлегенә 12 мең сумлык тегү машинасы урлану турында хәбәр килеп ирешә. Зыян күрүче ир-ат сүзләренчә, машина аның туганнары белән бергә яшәгән фатирыннан юкка чыккан була.

Полицейскийлар җинаять урынына килеп тикшерү үткәргәннән соң, фатирга законсыз үтеп керү, ишек вату эзләренә тап булмый. Дежур часть операторыннан алынган мәгълүмат тиз арада полиция патруль экипажына тапшырыла. Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре төп шикләнелүченең кайдалыгын ачыклап, аны тоткарлый. Шикле ир-ат сүзләренә караганда, тегү машинасын саткан акчага ул алданрак ломбардка салынган телефонын сатып алырга җыенган.

Хәзерге вакытта әлеге очрак буенча РФ Җинаять Кодексының 158нче маддәсе 2нче өлешендә каралган җинаять составы сыйфатлары ("Гражданга шактый зур зыян салып урлау") буенча эш кузгатылган. Тикшерү алып барыла, урланылган әйберне кире кайтару буенча чаралар күрелә.

Бу хакта РФ ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев