Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның 32 нче мәктәбендә янгын чыгу фактын прокуратура тикшерә

Татарстан прокуратурасы бу очракны тикшерүне игътибар үзәгенә алды.

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ") 30 ноябрьдә Казанның 32 нче урта мәктәбендә янгын чыгу факты буенча ачылган җинаять эшен тикшерүне Татарстан прокуратурасы игътибар үзәгенә алды. Бу хакта прокуратураның матбугат хезмәте хәбәр итә.

РФ Җинаять кодексының 168 нче маддәсе (утны саксыз куллану аркасында кеше милкенә зур зыян китерү яки юк итү) буенча җинаять эше кузгатылды.

Ачыкланганча, янгын 13.23 сәгатьтә бинаның беренче катындагы бүлмәдә чыга, янгын мәйданы 15 квадрат метрны тәшкил итә. Нәтиҗәдә, бөтен бина ут эчендә кала. Янгын сүндерүчеләр мәктәптән эвакуацияләнеп, Тарпищев исемендәге теннис үзәгенә һәм 15 нче мәктәпкә күчерелә. Балалар арасында зыян күрүчеләр юк.
Илдус Нәфыйков боерыгы буенча Киров районы прокуроры әлеге факт буенча тикшерү башлаган. Прокуратура контроль-тикшерү органнарының эшчәнлегенә, мәктәп хезмәткәрләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы законнарының үтәлешенә хокукый бәя бирәчәк.
http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/01/130598/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев