Кече Кибәче авылында яшәүче Мифтахов Гаптрәүфне 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Өлкәннәргә -хөрмәт
Кече Кибәче авылында яшәүче Мифтахов Гаптрәүфкә 90 яшь тулды. Юбилярны Саба районының социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин, "Саба" хуҗалыгының Кибәче бригадасы управляющие Раил Шәймәрданов котладылар. Алар район һәм республика җитәкчелеге исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук юбилярның балалары һәм оныклары да килгән иде. Гаптрәүф Гасыйм улына киләчәктә дә сәламәтлек, иминлек, шат күңелле, актив булып калуын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев