Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кефир гына димәгез (киңәшләр)

Эчәклек белән кан юлларын чистарту, матдәләр алмашын көйләү, ашказаны асты бизе эшчәнлеген яхшырту, кандагы шикәр күләмен киметү өчен кефир белән карабодай оныннан ясалган эчемлек эчәргә киңәш ителә.

Моның өчен бер аш кашыгы карабодай ярмасын он хәленә килгәнче кофемолкада тарттырырга һәм бер стакан кефир кушып, суыткычка куярга кирәк. Иртән, ашарга ярты сәгать кала эчәсез. Дәвалану курсы - ике атна.

Кефир ябыгырга да булыша. Бер стакан кефирга (0,1-2,5 процент майлылыктагы) ярты аш кашыгы дарчин (корица), шуның кадәр үк имбир һәм бер чеметем кызыл борыч салабыз. Иртән яки йоклар алдыннан эчәбез. Коктейльне бер ай дәвамында эчкән очракта 3-4 кг авырлыкны югалтырга була. Ул матдәләр алмашын тизләтә, шлакларны чыгара, бөер һәм ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген яхшырта. Эчемлекне бигрәк тә күп ашаганнан соң эчәргә киңәш итәләр.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев