Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемгә – диңгез, кемгә – күл

“Каникул бөтен кешегә дә ял дигәнне аңлатмый икән”, – дип шаяртты Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһа­нов. Аның каравы балалар каникулны файдалы үткәрергә тиеш. Мо­ның өчен бездә шартлар бар. Балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган брифингта шул хакта һәм лагерьлар­ның эшчәнлеге турында сөйләштеләр.

Җәйге ялны оештыру Татарстанда мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре министрлыгы, “Лето” үзәге белән алып барыла. 2018 елгы җәйге ял кампаниясенә 218 мең 672 баланы колачлап алу бурычы куелган. Моның өчен 1 мең 843 ял оешмасы җәлеп ител­гән. “128 шәһәр яны стационар лагере, 15 шифаханә-курорт оешмасы, 689 хезмәт һәм ял лагере, 81 палаткалы лагерь, 926 көндезге мәктәп яны лагере, Кара диңгез буенда дүрт лагерь бар”, – дип таныштырды Борһанов. Министр әйтеп узганча, быел балаларны сә­ла­мәтләндерү кам­паниясен бюджеттан финанслау өчен 1,5 млрд сум тирәсе акча тотылган.


Җәйге лагерьларны тө­зек­ләндерү буенча республика программасы да гамәлгә ашырыла. Уңайлы шартлары булган лагерьлар рәтенә хә­зер 2012 елдан башлап нуль­дән төзелгән 6 республика лагерен кертергә була. Казанда да лагерьлар яңартыла. Ел буе эшләүче лагерьлар исемлеген “Пламя”, “Заречье”, “Ласточка” дәүләт лагерьлары тулыландырган.


Узган еллардагы кебек, балаларның лагерьны сайлап алу мөмкинлеге зур. Бу инде аларның нәрсә белән кызыксынуларына бәйле. Әле 26 – 30 июль аралыгында, оештыручылар фикеренчә, Россия­дә тиңе булмаган “Leaders Biler Forum” сменасы узачак. Бу – “Россия мәктәп укучылары хә­рәкәте” лидерлары өчен махсус проект. Әлеге сменада 1200 бала катнашыр дип көте­лә.


Шушы балалар белән эш­ләүче яхшы кадрлар да кирәк, билгеле. Монда республи­­ка­ның 5 югары уку йорты ярдәмгә килгән. Әйдаманнар мәктәпләрендә 2 меңгә якын яшьләрне лагерьларда эш­ләр­гә дип укытканнар.
Балаларның төрлесе бар. Шуңа да мөмкинлекләре чик­ле, авыру балалар өчен махсуслашкан сменалы лагерьлар да кирәк. ДЦП, аутизм, шикәр диабетыннан интек­кән, ишетү һәм күрү сәләте начар булган 573 бала өчен ял оештырылган, дип хәбәр ит­теләр брифингта.


Яшьләр эшләре минист­ры Дамир Фәттахов сүзлә­рен­чә, җәйге ял программасы үзенең социаль ориентлашу юнәлешен саклап ки­лә. Моны истә тотып, балалар өчен 54 мең 831 бушлай юллама бүлеп бирелгән. 13 мең 616 шундый юллама авыр тормыш хәлендәге балалар өчен каралган.


Диңгез буенда ял итү турында олылар гына түгел, балалар да хыяллана. Татарстан быел “Артек” халыкара балалар үзәгендә ял итү өчен 332 квота алган. Шунда ял итеп кайту хокукын бер урынга 9 кеше дәгъвалый бездә. Аерым сменаларына – бер урынга 30. “Артек.дети” системасы ярдә­мендә, Артекта ял итү өчен балаларны сайлап алу җиңел­ләште. Биредә ял итүче балаларны шәхси казанышларына карап сайлыйлар”, – диде Дамир Фәттахов. Димәк, олимпиада, конференция, иҗади конкурсларда үзләрен сынаган балага мөмкинлек бер­мә-бер арта. Кара диңгез буенда Татарстаннан 5750 бала ял итәчәк. 2 мең 200 балага җәйне Кырымда үткәрү бәхе­те насыйп булачак.


Диңгез ярын күрә алмаганнар бездәге лагерьларда да су керә ала. 49 лагерь ачык һәм ябык бассейнга ия. Ә Чис­тай районындагы ике ла­герь­да исә коену табигый сулыкта оештырылган.


Балалар иминлеге – беренче планда. Моны брифингта катнашучылар да кат-кат искәртте. Лагерьлардагы эшчәнлекне Роспотребнадзор, МЧС, ”ашыгыч ярдәм”  хез­мәткәрләре тикшереп тора.


Дамир Фәттахов лагерь юлламаларының бәясенә дә тукталды. “Бәя 1 800дән башлап 17 мең сумга кадәр җитә. Смена­лар­ның ничә көнлек һәм нинди юнәлеш буенча эшләвенә дә бәйле ул”, – дип аңлатты министр.


Әти-әниләрне иң борчыганы – лагерьларда ашату мәсьәләсе. Бу урында министр борчылмаска киңәш итә. Балалар ач калмаячак. Көнлек норматив 2550 килокалорияне тәшкил итә. Бу – балаларны көнгә биш тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итү дигән сүз.


Брифингта чыгыш ясаган мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима әйтеп үткәнчә, мәктәп яны лагерьларында – 57 мең 075, хезмәт һәм ял лагерьларында 12 мең бала һәм яшүсмер ял итеп өлгергән инде. Бу – 10 июльгә караган күрсәткечләр. Шулай ук 6 меңгә якын бала Кара диң­гез  ял һәм сәламәтләнде­рү лагерьларында булып кайт­кан, 3 мең 177 бала респуб­лика лагерьларында ял иткән.


Милли юнәлеш турында да онытмаганнар. Милли-мә­дәни юнәлеш буенча эшләүче сменалар бар. Алар рәтенә татар телле балалар өчен “Нурлы алан” (Мамадыш районы), “Болгар” (Спас районы), “Бү­ләк” (Актаныш районы) профильле лагерьларын кертеп була. 6-20 августта Казанда “Тартария” регионара форумда 400 бала катнашыр дип көтелә.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X