Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше гомере ...900сум?!

Мәетне соңгы юлга озатканда, һәркем: "Урыны җәнәттә булсын!" - дип тели. Ә бер гаепсезгә кеше кулларыннан үтеп, якты дөньядан киткән апамның җеназасында исә һәр кеше бу теләккә кушылып тагын: "Үтерүчене тапсалар иде, ходаем!" - дип теләде. Апамның өчесен, җидесен уздырганда да дога дога укып шуны теләдек. Әллә инде безнең ялварулар...

Шул канлы иртәдән соң Буа полициясенең тынычлыгы бетте, алар да үтерүчене ничек булса да табу, тоту уе белән яшәделәр. Очраклы рәвештә күреп калучыларның сөйләве буенча, шик белдергән кешенең фотороботын ясаганнар иде. Аны полиция хезмәткәрләре Буаның һәр кешесенә диярлек, күрсәтеп йөргәннәр. Берничә кеше берүк төрле сөйләп биргәч, шикләнгән кешене ныклап эзли башлаганнар. Баксаң, ул адәм актыгы, апамның оныклары белән бергә уйнап үскән, күрше урамда яшәүче 31 яшьлек егет, үзенең канлы эшен эшләгән дә шәһәрдән үк чыгып качкан икән. Башта Казанга, аннары Краснодарга ук. Ул элек тә анда эшкә киткәләгән булган. Ул шәһәрне әйбәт белгәч, шунда качып калырмын дип уйлаган күрәсең. Үзенең язмышы өчен курку аны шулай еракка җибәргән. Үз җаны кадерле шул. Ләкин һәрбер кылган гамәл өчен җавап бирергә туры киләсен оныткан булып чыкты ул. Аны барып алып кайттылар инде. Ул гаебен таныган, диләр. Җинаять кылган урынга алып килеп нәрсәнең ничек булуын да күрсәттергәннәр. Салмыш булган, имеш. Баш төзәтергә акча юнәтеп булмасмы дип кергән булган ялгыз карчыкның өенә. (Без бу хакта "Вәхшәт" дигән язмада тәфсилләп язган идек). Ләкин үзе әйтүенчә, 900сум акча гына ала алган. Әгәр дә аның бөтен гаепләре дә расланса, ул 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк, диләр. Тик менә апамны гына берничек тә кире кайтарып булмый шул инде. Кеше гомере 900 сум гына торамы инде хәзер?!

Фото: tvoygorodpskov.ru


Йолдыз ШӘРАПОВА

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев