Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КФУ профессоры: Киләсе елларда Татарстанда кыш суык булмаска мөмкин

“Әгәр кыш җылы булса, бозлы яңгырлар явуы ихтимал”, - ди Юрий Переведенцев.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев соңгы елларда суык кыш Татарстанга сирәк килүен искәртеп узды һәм киләсе елларда ул булмаска да мөмкин, дигән фараз ясады. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Мин фаразлар әйтә алам. Киләсе елларда суык кыш булмаска да мөмкин. Бу бик сирәк вакыйга, чөнки соңгы елларда салкын кыш күзәтелгәне булмады. Җәйге чор белән чагыштырганда кыш көне температураның күтәрелү тизлеге югарырак. Әгәр кыш җылы булса, бозлы яңгырлар яварга мөмкин”, - диде ул.

Фото: архив/Рамиль Гали, Султан Исхаков

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев