Без, шәһәр кешеләре, алар белән көн саен диярлек очрашабыз. Юк, урам җыештыручы, кибетче, башка һөнәр ияләрен күздә тотуым түгел. Сүзем – сукбайлар турында
Инде аларга исебез дә китми, күп вакыт күрмәмешкә салышып узып китәргә тырышабыз. Ә бит алар да кайчандыр кемнеңдер газизе, кадерлесе булган. Ни өчен шундый көнгә калганнар? Берничә көн сукбайларны күзәтеп, аралашып, бу кешеләрнең көнкүрешләрен өйрәндем.
«Син монда пропискада түгел!»
Фатирыбыз Казанның Мәскәү базарыннан ерак түгел, әллә шуңа аерым яшәү урыннары булмаган бу затлар гел безнең тирәдәге чүплекләрдә казына, дип яза
protatarstan басмасында Руфия Фазылова. Монысына күндек инде. Ә менә июнь аеның яңгырлы бер көнендә Шәүкәт исемле бер ир, безнең йорт артындагы куаклыклар янына килеп урнашты. Чүплектән иске матрас, юрганнар алып килеп әйбәт кенә «яши башлады». Яңгырлар яуганда үзенең «алачыгын» пакет белән томалап куя. Шуңа игътибар иттем: ир‑ат «йортын» көннән-көн зурайта барды. Ята торган урынын катыргы, пенопластлар белән әйләндереп алды. «Тиздән монда мунча да салып куяр әле», – дип шаярттык без. Тик берәү дә Шәүкәт абыйны аннан кумады, киресенчә, әле ризыклар да чыгарып бирде. Бик итагатьле исәнләшә, сөйләшә. Беркөнне иртән карасам, Шәүкәт абый янына бер хатын‑кыз килгән, йокысыннан уята:
– Сез танышлармы әллә? – дим бу татар апасына.
– Әйе, бергә эшлибез. Корбанбикә исемле мин. Гает көнне туганга, әти шундый исем биргән…
Балалар бакчасына ашыга идем, сөйләшеп торырга вакыт булмады. Чагыштырмача әйбәт кенә киенгән, пенсия яшендәге бу апа бик күп сораулар уятты: сукбайга, эчеп йөргән кешегә дә охшамаган. Кем ул? Кайда эшлиләр? Шуннан соң берничә көн күзгә чалынмады бу кешеләр. Шулай да кичен, балконга чыккач, кеше тавышлары ишетелә иде: «яңа күршеләр» арта торды.
Кичен бик нык кычкырышкан тавышка тәрәзәгә күз салдым. Ә анда… теге алачык өчен чын мәгънәсендә гауга купкан!
– Син монда пропискада түгел! – дип, бер хатын белән ир сугыша. Янәшәдә тагын берничә кеше бар. Озын сүзнең кыскасы, кемдер полиция чакырткан. Ярты сәгатьтән полиция экипажы килеп җитте. Алачыкта яшәүчеләр бер‑бер артлы юкка чыкты, бары исерек әби генә җирдә ятып калды. (Бу «безнең» сукбай түгел иде). Соңрак аны «Ашыгыч ярдәм» машинасына утыртып, хастаханәгә алып киттеләр. Шул кичне күршеләр сукбайларның бөтен әйберләрен җыеп яктылар.
«Паспортым юк!»
Берничә көннән Корбанбикә апаны янә безнең йортка караган чүплек янында очраттым. Гадәттәгечә өс‑башы начар түгел.
– Сез хәзер кайда яшисез? – дим.
Мине танып алды булса кирәк, әллә кайчан белгән кешесе кебек, кулындагы капчыгын җиргә куеп, сөйләшә башлады.
– Әнә, Декабристлар урамы ягына күчендек. Теге тиле хатын булмаса, монда яшәр идем әле.
– Ә Шәүкәт абый кайда?
– Ул Тверь урамы ишек алдында… Салып йөри, эчкән кеше кирәк түгел. Үзе генә йөрсен…
Вакытлыча «күрше» булып алган бу апа белән озак сөйләштек. Яшел Үзән районының Ачасыр авылыннан килгән.
Үзбәкстаннан кайтканына 22 ел вакыт узса да, Корбанбикә апа Россия гражданины булып саналмый.
– Аптырагач чыгып киттем, монда ичмаса кыйнамыйлар. Питрәч районы Шәле авылында туган мин. Унбиш яшемдә әни белән Үзбәкстанга күчендек. Бертуган апам шунда яши иде. Әни 1990 елда вафат булды. Апам да озак тормады, үлеп китте. Ялгызым чит җирдә нишләп ятыйм дип, 1995 елда туган ягыма кайттым. Биектау районында яшәүче бер егет белән таныштырдылар, шуңа кияүгә чыктым. 1997 елда улыбыз туды. Тик улыбызга тугыз яшь булганда ирем үлеп китте. Аннан иремнең туган тиешле кешесенә кияүгә чыктым. Улым белән Яшел Үзән районы Ачасыр авылына күченеп кайттык. Икенче ирем белән унбер ел яшәдек. Күргәннәрне сөйләсәң… Күгәрмәгән җирем калмады.
Шуңа өйдән чыгып качтым.
Корбанбикә апа яңа яшәү урынын күрсәтте. Көн саен чүплектән кәгазь, шешә, калай савытлар җыеп, шуны сатып көн күрә икән.
Икенче көнне, редакциядәге кирәкмәгән кәгазьләрне җыеп, Мәскәү базары каршындагы зур ишек алдына киттек. Шунда ук бер гаражда кәгазь, пластмасса, калай савытлар җыялар. Шуңа да бомжлар ерак китеп тормаган, «эш урыны»на якын җирдә яшиләр. Корбанбикә апа, безне күргәч, яшь бала сыман сөенде.
– Эх, балакаем, паспортымны да ясарга ярдәм итсәгез… Пенсия яшемдә булсам да, акча алмыйм бит. Әллә кайчан авылдан иске генә бер йорт сатып алган булыр идем.
Үзбәкстаннан кайтканга 22 ел вакыт узса да, Корбанбикә апа Россия гражданины булып саналмый, паспорты юк. Дөрес, ул паспорт ясатырга тырышып караган, барып чыкмаган. «Үзбәкстанга барып документлар алып кайтырга куштылар. Ә минем анда кадәр барырга акчам булмады», – дип сөйләде.
Алып килгән кәгазьләрне килосын 5 сумнан тапшырдык, 32 кило булды. Корбанбикә апаның кулына 160 сум акча бирделәр.
– Көненә ничә сум акча эшлисең? – дим.
– Төрлечә була, 200, 300 сум да чыга. Мин иртүк, биш тулганчы ук чыгып китәм. Алайса калмый, өйле кешеләр дә кәгазь җыя бит.
Чынлап та, бер сәгать эчендә генә дә яхшы киенгән әллә ничә кеше картоннар алып килде. Гомумән, ул көнне без икенче дөнья, бүтән кешеләр күреп кайттык.
«Кием белән проблема юк!»
Биредәге сукбайлар арасыннан бер ир‑ат күзгә ташланды: башында эшләпә, өстендә плащ, аягында әйбәт кенә ботинка. Әгәр аны бу урында очратмаган булсак, урамда яшәүче дип уйламас та идем! Бердәнбер кимчелеге – кырынмаган. Ә яшенә күрә әйбәт сакланган ул: төз гәүдә, авызында тешләре дә бар. Баксаң, монда аны барысы да белә, дәрәҗәле, хәтта «смотрящий» да. Үзен Фәрит дип таныштырды.
– Бокс буенча өч тапкыр чемпион мин! – диде горур гына.
– Россиянекеме?
– Юк, Үзбәкстаннан. Әти белән әни 1956 елда Үзбәкстанга киткән. Мин шунда туган. Җиде ел элек хатыным үлде, аннан кызым янына Казанга кайттым. Аның монда фатиры бар. Минем кызым менә дигән! Менә кияү генә… Сугыштым да чыгып киттем.
– Кызыгыз яхшы булгач, ни өчен әтисен урамда яшәтә соң? – дим.
– Кияү котырта…
– Матур киенгәнсез. Бу плащны кайдан алдыгыз?
– Кием белән проблема юк. Урамда яши башлаганыма ике ел, мине монда беләләр. Кирәкмәгән киемнәрен кешеләр чыгарып бирә. Халык бай хәзер: яхшы әйберләрен дә ыргыта. Рәхмәт, контейнерга ташламыйлар, матурлап төреп, капчык белән читкәрәк куеп китәләр. Урын-җирләрне дә алыштырып кына торабыз. Чистада йоклыйсы килә бит.
– Аракы белән дусмы соң?
– Гомердә тәмәке тартмадым, шуңа да сәламәтлегем яхшы. Баш ташлап эчмәдем дә. Тик хәзер салгалыйм, йотып алгач, рәхәт булып китә. Дөньяның тагын ни кызыгы бар?
– Кешечә яшисегез килмиме?
– Мин кешечә яшим! (Берничә секунд тынлык – авт.) Кемгә кирәк мин?! Хатын‑кыз белән чуаласым килми, кызымның үз тормышы. Күндем инде бу тормышка, үлгәч, җаен табып, күмәрләр әле.
– Кышкы салкыннарда нишлисез?
– Монда җылылык торбалары бар, шунда йоклыйм, бик салкыннарда подъездларга да керәм. Куып чыгармыйлар, таныйлар. Җылы ризык алып ашыйм. Тамак туйдырырлык кына акча эшләргә була.
Фәрит абый фотога төшәргә ризалашмады.
– Хәзер «Магнит» кибетеннән вакыты чыккан товарларны чыгарып ташлыйлар, тизрәк барып алырга кирәк, – дип, саубуллашып китеп барды.
«Шәфкатьлелек» үзәге
Республикада торыр җире, теркәлгән урыны булмаган кешеләр өчен махсус йортлар бар. Рәсми телдә ул «Билгеле бер тору урыны һәм һөнәре булмаган затлар өчен «Шәфкатьлелек» адаптация үзәге» дип атала. Алар Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләрендә урнашкан. Башкаладагы үзәк 2005 елда ачылган. «Шәфкатьлелек» үзәге төзеклеге, чисталыгы буенча Казанның кайбер бала тудыру йортлары, сырхауханәләре, балалар бакчаларына караганда бик күпкә яхшырак хәлдә.
Казандагы үзәктә бүген 76 кеше яши, рәсми рәвештә ул 80 бомжны сыйдырырга тиеш. Кышын сукбайларның йөздән артып киткән чаклары да булган.
– Ел саен шулай, көннәр салкынайта башлагач, торыр урыны булмаган гражданнар безгә килә, – дип сөйләде Казанның «Шәфкатьлелек» үзәге бүлеге җитәкчесе Фирдания Гыймаева. – Урыннар тулы булса да, кышкы салкыннарда кешеләрне урамда калдырмаска тырышабыз. Аннан кемне картлар йортына, кайсын инвалидлар йортына урнаштырабыз. Кайберәүләр үзләре чыгып югала. Мисал өчен 2017 елның алты аенда гына өлкән яшьтәге 32 кешене картлар йортына җибәрдек. Аларның 10сы гарип иде, шуның өчен ул кешеләрне махсус интернатларга урнаштырдык. Гадәттә үзәккә паспорты да булмаган кешеләр килә. Без аларның документларын җыябыз, паспорт алырга ярдәм итәбез. Шунсыз аларны интернатларга алмыйлар, сау-сәламәт булганнары эшкә урнаша алмый. Элеккеге СССР, БДБ илләреннән булган кешеләрнең документларын җыю бик авыр, мөмкин түгел дисәм дә була. Ә үзәктә читтән килгән кешеләр бик күп. Алар белән нишләргә дә белгән юк. Чыгарып җибәреп тә булмый. Хәер, чыгып китсәләр дә, берничә айдан яңадан әйләнеп кайталар, тик инде гарипләнгән булалар. Шуңа күрә берничә ел яшәүчеләр дә юк түгел.
«Шәфкатьлелек» үзәгендә берничә кагыйдә бар. Беренчесе – биредә кеше алты ай гына яшәргә хокуклы.
Икенче кагыйдә – үзәккә йогышлы куркыныч авырулары булган кешеләрне кабул итмиләр. Башта яңа килгән бомжны республиканың туберкулез диспансерына җибәрәләр. Алар анда бушка флюорография уза. Корчаңгылы, бетле кешеләрне исә башкаланың дезинфекцияләү бүлегенә озаталар. Тәннәре чистаргач, үзәккә алып кайталар.
Өченче кагыйдә – үзәктә аракы эчү тыела. Исереп кайтучыларны да бирегә кертергә тиеш түгелләр. («Шәфкатьлелек» үзәгендә керү‑чыгу ирекле.) Ләкин үзәктә эшләүчеләр бу очракта да искәрмә ясый икән:
– Катып үләрлек салкыннарда кешене урамда калдырып булмый бит, – диде Фирдания ханым. – Исерек булса да, кертәбез. Әгәр инде кеше гел эчеп йөри башласа, андыйларны үзәктән куып чыгарабыз. Хәзер бу яңа бинада махсус изолятор бар – шаулашып йөрмәсеннәр өчен, исерекләрне шунда ябабыз.
Үзәк, чынлап та, бик матур, төзек. Идәндә плитка, тәрәзәләр яңа, пластик. Стеналар төрле төсләргә буялган. Бүлмәләр дә җылы, иркен. Тәрәзә төбендә гөлләр үсеп утыра, стенада да – үрмәле гөлләр. Коридорда берничә җиргә шкаф куйганнар, анда китаплар тезелгән. Тик барыбер зәһәр ис килә. «Монда эшләүчеләр бу искә ничек түзә икән?» – дип гаҗәпләндем. Сәбәбе: беренче катта тарту бүлмәсе бар, тәмәке исе шуннан килә. Аннан… бомжлар юынырга яратмый икән.
– Менә дигән душ бүлмәсе бар, көн саен рәхәтләнеп юынып чык та бит, – ди «Шәфкатьлелек» үзәгенең бүлек җитәкчесе. – Мәҗбүриләп диярлек юынырга кертәбез үзләрен. Адәм баласы бер түбәнлеккә тәгәрәсә, аннан чыгарга ашыкмый икән…
«Шәфкатьлелек» үзәгенең беренче каты инвалидлар өчен эшләнгән. Пандуслар куелган. Фирдания ханым белән палаталар буйлап йөреп чыктык: беренче катта гарипләр булса, икенче катта төрмәдән кайткан, эчеп йөреп, гаиләсен югалткан әзмәвердәй ир, хатыннар, карт бабайлар, әбиләр яши. Араларында элеккеге наркоманнар да бар. Ирләр бер, хатыннар икенче бүлмәдә. Өч тапкыр ашаталар, беренче, икенче ашлар, десертка кадәр бирәләр.
– Сәламәтлеге менә дигән ирләр дә бар, тик көннәр буе бүлмәләрендә яталар, – дип сүзен дәвам итте Фирдания ханым. – «Барыгыз, эш эзләгез. Монда бит гомер буе яши алмыйсыз», – дим. Юк, эшләргә, тормышларын үзгәртергә тырышмыйлар.
…Яшел Үзән районы Ачасыр авыл җирлеге белән элемтәгә кереп, Корбанбикә апаның улын эзләп таптык. Казанга килеп, әнисен Яшел Үзәнгә алып кайтып китте ул. Шулай ук ана белән улга яңа паспорт ясату буенча юл күрсәттек. Корбанбикә апаны упкынга төшүдән саклап калдык, дип, бик тә ышанасы килә. Һәрхәлдә, ул әле башка сукбайлар кебек дөньясына кул селтәмәгән. Әнә, улын күргәч ничек сөенде:
– Идән юарга булса да урнашасы иде, – диде. – Кичә коеп яуган яңгыр астында басып торганда үкереп еладым. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорадым. Бу көнгә калырмын димәгән идем. Күкләр мине ишетте: әлеге куркыныч җирдән китәм…
Тирә-юньдәге башка сукбайлар Корбанбикә апаның машинага утырып киткәнен тыныч кына карап торды. Ананың ни өчен сөенгәнен дә, елаганын да аңламыйлар иде кебек. Аларны чүплек янындагы тормышлары канәгатьләндерә шикелле. Гамьсез генә җирдәге түшәкләренә бер‑бер артлы барып чүмәштеләр. Бу күзләрдә нур юк. Дөньясына, шул исәптән үзләренә дә кул селтәгән алар.
Ирек Җиһаншин, «Зәкәт» фонды директоры:
– «Зәкәт» фонды кысаларында 2016 елның июнь аеннан башлап сукбайлар, ризык әзерләргә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен ашату оештырылды. Һәр атнаның дүшәмбесендә башкаланың Колхоз базары янында йөзгә якын сукбайга кайнар хәләл ризык китерәбез. Гадәттә ул токмач белән ит була. Шулай ук кайнар чәй белән салатлар да бирәбез. Бу хәләл кафелар белән «Зәкәт» фондының уртак изге эше. Максатыбыз – авыр хәлдә калган кешеләр, сукбайларны хәләл ризык белән сыйлау. Шулай ук мораль ярдәм күрсәтү. Безнең фондның егет-кызлары алар белән сөйләшүләр үткәрә. Якыннары булган кешеләрне өйләренә кайтырга өнди, ә сәрхүшләрне туры юлга басарга чакыра.
Казанда шәхси оешмалар, аерым хәйрия фондлары шулай вакыт‑вакыт сукбайлар өчен кайнар ашлар тарата. Кыш көннәрендә ашарга килүчеләр аеруча күп була. Киләчәктә дә бу эшне дәвам итәргә уйлыйбыз.
Ни өчен кеше сукбайлыкка чыга? Төп сәбәпләр:
— кешенең җәмгыятькә яраклаша алмавы, тормышта үз урынын тапмавы;
— мошенниклардан алданып, тораксыз калу;
— алкоголизм, наркомания һ.б. шундый төр бәйлелекләр;
— авырлык килгәндә ярдәм итәрлек якын кешесе булмау;
— каты авыру аркасында эшсез калу;
— янгын һәм башка фаҗигале очраклар аркасында торагын югалту.
Нет комментариев