Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫҢ ЭШ СӘГАТЕ КЫСКАРА

Агымдагы елның 12 ноябрендә Рәсәй Президенты Владимир Путин 372 санлы “РФ Хезмәт кодексының авыл җирендә эшләүче хатын-кызларга карата гарантияләр өлешенә үзгәрешләр кертү хакында”гы Федераль законын имзалады. Аның нигезендә авыл җирлегендә хезмәт куючы хатын-кызларның эш сәгатьләре атнага 36 сәгатьтән артмаска тиеш.

Бу очракта аның кайда яшәве мөһим түгел. Ул шәһәрдә яшәп, авылда эшләргә мөмкин. Авыл җирлегенә авыл, хутор, кишлак, эшче  һәм  дача  булмаган бистә керә.    Закон нигезендә авыл җирлегендә  эшләүче  хатын-кызларның эш сәгатьләре кыскарса да, тулы 40 сәгатьлек эш көнендә алган хезмәт хаклары  сакланып  калачак.  Моннан тыш, хатын-кыз айга бер тапкыр түләүсез  (үз  хисабына)  өстәмә ял көне алырга хокуклы. Райондада шундый эш графигына күчкән учреждениеләр бар. РФ Хезмәт  кодексына  үзгәрешләр 2019 елның 23 ноябреннән керде. Димәк, хатын-кызлар эштән бер сәгать алдан китеп, гаиләгә күбрәк  вакыт бирә алачаклар.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев