Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөкүмәт педагогларның хезмәтенә түләүгә карата таләпләрне үзгәртергә ниятли

Сынау проектын Россиянең алты субъектында гамәлгә ашырырга ниятлиләр.

Россиядә педагогларның хезмәтенә түләүгә карата таләпләрне үзгәртү буенча сынау проектын гамәлгә ашыра башларга ниятлиләр, Хөкүмәт шул хакта карар әзерли. Әлеге яңалык илнең кайбер төбәкләрендәге түбән хезмәт хакларына бәйле проблеманы хәл итәргә тиеш. Бу хакта «Российская газета» Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенкога сылтама белән хәбәр итә.

Матвиенко сүзләренчә, түбән хезмәт хакы укытучы һөнәренең абруена тискәре йогынты ясый һәм педагогик вуз тәмамлаучылар мәктәптә эшләргә теләмичә генә бара. Алга таба бу укытучылар корпусының сизелерлек картаюына китерәчәк.

«Тагын бер тискәре нәтиҗә – педагогларның төбәкара миграциясе, аларның түбән хезмәт хакы түләнә торган Федерация субъектларыннан эш хакы югары булган субъектларга күченүе. Нәтиҗәдә, мондый күренешкә тап булабыз: заманча уку җиһазлары урнаштырылган мәктәптә педагогларга кытлык күзәтелә», - дип искәртте Федерация Советы спикеры.

Сынау проектын Россиянең алты субъектында гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Матвиенко искәртеп үткәнчә, Федерация Советы укытучы хезмәтенә түләү проблемасына беренче тапкыр гына игътибар юнәлтми. Әйтик, узган елда сенаторлар балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә педагоглар хезмәтенә түләүдә бердәм система кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде инде. Әлеге инициативаны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

Чыганак: atar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев