5 октябрь 2021 яңалыклары
-
Илсур Һадиуллин: Әти-әниләр укытучыны хөрмәт итәргә тиеш
«Саклагыз, яратыгыз, хөрмәт итегез укытучыны!» — дип кычкырып әйтәсем килә», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры.
-
«Скорлупино» Бөтенроссия фестивалендә сабалылар 2 нче урынны яулады
2 нче октябрь көнне Питрәчтә «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узды. Фестиваль уеннары чемпионаты узды, анда республиканың 20 яшьләр командасы катнашты. Спорт ярышлары белән беррәттән фестиваль тематикасы буенча интеллектуаль конкурслар да булды. Саба районы командасы мактаулы икенче урынны алды. Яшьләребезне котлыйбыз!
-
6 октябрьгә һава торышы
6 октябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә -1..-6˚, көндез +7..+12˚ градус.
-
Мичәнбашта «Җырларым бүләк булсын!» бәйрәм концерты узды
3 нче октябрь көнне Мичәнбаш авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган «Җырларым бүләк булсын!» дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды. Концертта үзешчәннәр, шулай ук Олыяз мәдәният йорты мөдире Закирова Р.К., «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Алексей Яковлев чыгыш ясадылар. Чара дәвамында җылы котлау сүзләре һәм җырлар яңгырады, аларны кунаклар бик теләп тыңладылар һәм җырладылар. Бәйрәмнең дәвамы - чәй эчү иде, аның барышында өлкәннәр бик күңелле аралаштылар, үзләренең яшь елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырладылар.
-
Хөкүмәт педагогларның хезмәтенә түләүгә карата таләпләрне үзгәртергә ниятли
Сынау проектын Россиянең алты субъектында гамәлгә ашырырга ниятлиләр.
-
Халык санын алучыларның 70 проценты коронавирустан прививка ясаткан
Бөтенроссия халык санын алу кампаниясен уздыруда Татарстанда 8,5 меңнән артык кеше катнашачак.
-
Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин вафат
Балык Бистәсе районының элеккеге башлыгы Равил Хәйруллин коронавирус белән хастаханәдә яткан булган.
-
Шекше авыл җирлегендә футбол, шахмат һәм шашка буенча көзге ярышлар узды
2 нче октябрь көнне Шекше авыл җирлеге командалары арасында футбол уеннары һәм ветераннар арасында шахмат, шашка ярышлары булып узды.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан педагогларын Укытучылар көне белән тәбрик итте
Россиядә Укытучылар көне ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтелә.
-
"Чал тарихлы Казан" – өлкәннәр көненә багышланган экскурсия
Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре өлкәннәр көне уңаеннан “Чал тарихлы Казан” дип исемләнгән Казан шәһәренә экскурсия оештырдылар. Экскурсия башкалабызның үзәгеннән, 1000 еллык тарихы булган кремльгә керү белән башланып китте. Европаның иң зур мәчете мәшһүр Кол Шәриф үзенең матурлыгы белән йөрәкләрне яулады. Аннары сәяхәтебез Татарстаныбызның милли тарихи музеенда дәвам итте. Андагы экспонатларның байлыгы, музейның зурлыгы, тарихыбызның байлыгы безне гаҗәпкә калдырды.
-
АО «Транснефть – Прикамье» за 9 месяцев выполнило диагностику около 2,7 тыс. км трубопроводов
АО «Транснефть – Прикамье» подвело итоги диагностического обследования магистральных трубопроводов за 9 месяцев. С января по сентябрь 2021 года продиагностированы участки магистральных трубопроводов общей протяженностью около 2,7 тыс. км. Работы выполнялись на территории Республик Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Пермского края, Кировской, Самарской и Свердловской областей.
-
milliard. tatar сайты татарларга берләшергә булыша
Сайтта Америка татарлары да теркәлгән.
-
Россиядә Әтиләр көне билгеләнде
Октябрьнең өченче якшәмбесендә булачак бәйрәм «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларында» билгеләнә.
-
Тимершык авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре
Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә. Халык актив катнаша.
-
"УКЫТУЧЫДАН БАШКА ҺӨНӘРНЕ КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРӘ АЛМАДЫМ"
Гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән укытучы ничә генә яшьтә булса да күңеле белән мәктәптә, балалар арасында яши. Үзенең 34 ел гомерен Тимершык урта мәктәбендә мөгаллимәлек итүгә багышлаган Луиза апа Яруллина (авыл халкы аны үзенчә яратып Люзә ди) бүген дә шәкертләренең уңышларына сөенеп, борчуларына көенеп гомер кичерә.