Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"УКЫТУЧЫДАН БАШКА ҺӨНӘРНЕ КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРӘ АЛМАДЫМ"

Гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән укытучы ничә генә яшь­тә булса да күңеле белән мәктәптә, балалар арасында яши. Үзенең 34 ел гомерен Тимершык урта мәктәбендә мөгал­лимәлек итүгә багышлаган Луиза апа Яруллина (авыл халкы аны үзенчә яратып Люзә ди) бүген дә шәкерт­ләренең уңышларына сөенеп, борчуларына көенеп гомер кичерә.

undefined

Кызыл Мишә авылын­да яшәүче Луиза Хә­ким кызы авылның иң берен­челәрдән булып педучилище тәмамлаган һәм югары белем алган мөхтәрәм мөгаллимәсе. 1 июльдә 90 яшьлек олуг юбилеен каршылаган ветеран укытучы бүген укучыларының ихтирам-хөрмәтен казанып, гомер көзендә үтелгән елларының җимешләрен барлый. 1946 елда Тимершык җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң Арча педагогия училищесына (ул чорда уку йорты Үрнәк совхозында урнашкан була) документлар тапшырырга яланаяклап җәяү килгән кызның тырышлыгы, үҗәтлеге йөзенә чыккан булгандыр. Укытучыларда шунда ук ышаныч тудырган кыз җиң сызганып белем алырга керешә. Сугыштан соңгы авыр еллар, ачлык-ялангачлык, шуның өстенә юл йөрергә тирә-юнь авыллардан училищеда укучылар булмау үзәккә үтә. Беренче курста алар 40лап студент кабул ителсәләр, икенче курска нибары 8енә генә укуын дәвам итү насыйп була. Луиза апага булачак әдип - бөек язучылар Мөхәммәт Мәһдиев һәм Гариф Ахуновлар белән бер чорда укырга туры килә. «Уку бик каты һәм төпле булды. Дүрт елны яртылаш җәяүләп, туры килгәндә товар поездларына утырып йөреп тәмамладым. Җидееллык мәктәпләр ачылган вакыт иде ул. Математика укытучылары җитми. Безнең бер өлешебезне рус теле, икенчеләребезне математикага буенча әзерләп, бер ай тагын Мамадышта укыттылар. 1950 елда Тимершык мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләделәр. 1 елдан соң директор эшеннән китеп, миңа ул укыткан Конституция дигән фәнне өстәделәр. Шулай итеп, әкренләп тарих укытучысы итеп әзерләп, гомерем буе әлеге фәнне укыттым», – дип сөйли Луиза апа. Яшь мөгаллимәгә берничә ел Сатыш, Мәртен авылларында да белем бирергә туры килә. Калган бөтен гомерен үзе белем алган мәктәптә эшләргә язган булып чыга:1956 елда авылдашы Мөхәммәт абый белән гаилә корып, кабат Тимершык урта мәктәбендә эшли башлый. Шул ук вакытта читтән торып КФУның татар теле һәм тарих факультетын тәмамлый. Әлбәттә, ул чорда югары белем алырга Луиза ханым кебек тырыш, максатчан, укытучы булу теләге көчле булганнар гына ирешә. Сайлаган һөнәренә гомере буе тугры калып, үз өстендә даими эшләүне максат итеп куйган укытучы ничә буын укучыларына тарих серләрен ача. Бүген өлкән мөгаллимә һәр укучысы турында яратып, үз баласыдай якын күреп сөйли. Еш кына укытучылары белән уртак тел таба алмаган сыйныфларны аңа тапшыралар. Ул һәр баланың йөрәгенә юл таба белә, тәрбиягә авыр бирелгәннәр дә аңа тиз күнәләр. Мәктәптә дә иң авыр эшләрне аңа йөклиләр, чөнки Луиза Хәким кызына тапшырылган эшнең уңышлы башкарыласына ышаналар. Иң мөһиме – ул мөгаллимнәргә хас күркәм сыйфатларның барын да үзенә туплап, тиз арада укучыларының ышанычын яулый. Укытучы булып туган, дигән гыйбарә нәкъ менә аңа атап әйтелгәндер кебек. "Иң яхшы инспекторлар – балалар. Укытучыга иң дөрес бәяне укучылары бирә. Аларны алдалап булмый. Укытучыга балаларның ышанычын яулар өчен гадел булырга кирәк. Миңа хәзер дә килеп, балаларны араламый идең, диләр. Бүгенге укыту системасы белән дә кызыксынам, БДИларның укытучыларга бар күңелен салып эшләргә мөмкинлек бирмәвенә дә борчылам. Чөнки укучыны да, укытучыны да имтиханнар кайгысы басып алган", – ди тәҗрибәле мөгаллимә. Луиза ханым үзе эшләгән чорда агитколлектив җитәкчесе дә була, партия укуларын да алып бара, кичке мәктәптә укучылардан имтихан алу да аңа йөкләнә. Тарих укытучысы буларак, төбәгебезнең истәлекле урыннарына берничә көнлек туристик походларны да еш оештыра. Кырлай, Ленино-Кокушкинога 30 укучыны туплап җәяүләп баруларын бүген дә искә ала. Һәр укучысының язмышы белән яшәргә туры килсә дә, гаилә тормышына да хилафлык китерергә ярамый. Каенана-каенатасын хөрмәтләп, 40 ел бергәләп гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары Илдар, Илсөяр, Хәмит, Халидә, Наилә һәрберсе әти-әни үрнәгендә тәрбияле, хезмәт сөючән, тырыш булып, тормышта үзләренең лаеклы урыннарын булдыралар. Кызлары Илсөяр, Наилә әниләре сукмагыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлаганнар. Төп йортта 33 ел Луиза апа белән яшәүче килене Халидә апа Кызыл Мишә мәктәбендә белем бирә. Инде Мөхәммәт абыйның вафатына да 21 ел вакыт узган, улы Хәмитнең вакытсыз үлемен дә кичерергә туры килә. «Әтием биш вакыт намазны калдырмады, бик дини иде. Әнием ягыннан да укымышлылар, энесе дә, абыйсы да укытучылар иде. Гаиләдә 3 бала үстек, сенлем Зәләфрүз дә гомер буе балаларга белем бирде. Кызганыч, энебез Мөхәрләм 18 яшендә ат арбасы астында калып харап булды», – дип искә ала Луиза апа. Иң мөһиме – укытучылар династиясе дәвам итә. Инде үзләре дә чал чәчле укучылары күчтәнәчләре белән яраткан укытучыларының хәлен белергә ераклардан кайталар, балалары, оныклары янәшәсеннән китми. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы, йөрәк җылысын биреп балалар үстергән ана өчен шуннан да зур бәхет, куаныч була аламы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев