Илсур Һадиуллин: Әти-әниләр укытучыны хөрмәт итәргә тиеш
«Саклагыз, яратыгыз, хөрмәт итегез укытучыны!» — дип кычкырып әйтәсем килә», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ата-аналар тарафыннан укытучыга карата яхшы мөнәсәбәт, ихтирам булырга тиешлеген искәртте.
«Укытучы баланың күңел халәтен белергә, аны әти-әнигә җиткерергә, бергә дус итеп эшләргә тиеш, дибез. „Тиеш“ дигән әйберләр күп ул. Әмма әти-әниләр ягыннан да укытучыга карата яхшы мөнәсәбәт, ихтирам, игътибар, хөрмәт булырга тиеш», — диде министр «Тәртип» радиосының Халыкара укытучылар көненә багышланган иртәнге тапшыруында.
Илсур Һадиуллин сүзләренчә, мөгаллимгә карата ихтирам һәм хөрмәт булганда гына, укытучының дәрәҗәсен күтәрергә була.
«Шулар булганда гына, без укытучының җәмгыятьтәге урынын, дәрәҗәсен, ролен күтәрә алабыз. Бу безнең иң зур уңышларыбызның берсе булыр иде. Максатыбыз шул бүгенге көндә. Шуңа күрә „Саклагыз, яратыгыз, хөрмәт итегез укытучыны!“ — дип кычкырып әйтәсем килә», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры.
Фото: "Татар-информ" архивы
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев