Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Чал тарихлы Казан" – өлкәннәр көненә багышланган экскурсия

Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре өлкәннәр көне уңаеннан “Чал тарихлы Казан” дип исемләнгән Казан шәһәренә экскурсия оештырдылар. Экскурсия башкалабызның үзәгеннән, 1000 еллык тарихы булган кремльгә керү белән башланып китте. Европаның иң зур мәчете мәшһүр Кол Шәриф үзенең матурлыгы белән йөрәкләрне яулады. Аннары сәяхәтебез Татарстаныбызның милли тарихи музеенда дәвам итте. Андагы экспонатларның байлыгы, музейның зурлыгы, тарихыбызның байлыгы безне гаҗәпкә калдырды.

Музейдан зур хис-кичерешләр, милләтебез өчен горурлык кичереп, күп яңа мәгълүмат туплап чыктык. “Сөембикә” кафесының тәмле ризыклары белән туклангач, кәефләр тагын да күтәрелде. Киләсе тукталыш – Казаныбызның яңа зоопаркы “Замбези” булды. Зооботаник бакча заманча, зәвыклы итеп эшләнгән. 38 төрдән торган флора безнең якларга хас булмаган, Африка киңлекләрендә генә яшәүчеләрне хас итә. Аларның матурлыклары! Хәтта без өлкәннәр дә шуларга карап балаларча сөендек! Шулай итеп сәяхәтебез бик күңелле, матур килеп чыкты. Иң мөһиме – өлкәннәребезнең күңеле булды, аларга ошады.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев