Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби табиб Әфган сугышы ветераннарының сәламәтлеген кайгыртырга кирәклеген әйтте

"Километры войны. Афган. "Загранкомандировка" документаль фильмын төшергәндә хатирәләр яңарту психологик яктан кыен булды, ди Рәйхана Җиһаншина.

Əфган сугышында катнашкан медицина хезмəткəре Рәйхана Җиһаншина əлеге сугыш ветераннарының сәламәтлек белән проблемалары булуы, аларны кайгыртырга кирәклеге хакында искәртте. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә "Километры войны. Афган. "Загранкомандировка" документаль фильмы күрсәтелүдəн соң сөйләде.

"Ул вакыттагы егерме яшьлекләр хәзер илледә. Кызганыч, күбесе эчкечелеккә сабыша. Монысы инде икенче мәсьәлә, психикадан тора", - ди ул.

Рәйхана Җиһаншина Әфганстанга барган коллегаларының күпләп үлүен искә алды. Фильмны төшергәндә хатирәләрен яңартуның психологик яктан бик кыен булуын әйтте.

"Мин бер шарт куйдым - əфган сугышы турында бары бер генә тапкыр сөйлим, дидем. Миңа янәдән Әфганстанда булган вакыйгаларны үзем аша кичерергә туры килде ", - ди Рәйхана Җиһаншина.

  • "Километры войны. Афган. "Загранкомандировка" фильмын Казан дәүләт мәдәният институты студентлары - режиссер Руслан Вәлиев һәм тавыш режиссеры, Рәйхана Җиһаншинаның улы Александр Җиһаншин, диплом яклау өчен төшергән. Фильм 2016 елда Казан халыкара мөселман кинофестивалендә "Иң яхшы кыска метражлы фильм" номинациясендә җиңде. 

Фильмда төп героиня - Рәйхана Җиһаншина. Ул дусты Соня белән хастаханәдә эшли. Табиблар авыр җәрәхәтләр алган солдатларны дәвалый, авырулар белән бергә бердәнбер тәлинкәдән туклана, электр уты булмый, тиф чире йога. Сугыштан кайткач, аның беренче баласы алты айдан үлә. Икенче баласы Александрның сәламәтлеген кайгыртып, ундүрт ел авылда үстерә.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев