Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәзер сулар яшелләнми

Быелгы санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча Казан, Әлмәт һәм Сарман районнары алдынгылар булып танылды. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Республикада 1 апрельдә башланган чистарту икеайлыгы тәмамланды. “Әмма бу акция бетте дип кулны кушырып утырып булмый, эшләнәсе эшләр байтак”, – ди республика экологлары.

– Икеайлык барышында барлыгы 6 мең 100 хокук бозу очрагы ачыкланды, 19 млн 422 мең сумлык штраф салынды. Ап­рельдән башлап май аена кадәр республика территориясендә калдыкларны законсыз урнаш­тыруның 1 мең 693 урыны ачык­ланды, икеайлык азагына шуның 1 мең 592се бетерелде, – дип хисап тотты Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков.


Икеайлыкта барлыгы 1 млн 170 мең кеше катнашкан. Минис­тр­лыкка экология мәсь­әләләренә кагылышлы 2 мең 300дән артык мөрәҗәгать килгән, шуның 85 процентын хәл иткәннәр. “Калган мөрәҗәгатьләр буенча әле дә эшләр дәвам итә. Чистарту икеайлыгы кысаларында республикада 400 мең тирәсе агач һәм куак утыртылды, полигоннарга 406 мең куб метр калдык чыгарылды. Балалар өчен уен мәй­даннары, тукталыш павильоннары тәр­типкә китерелде, – ди министр. – “Экояз – 2018” бәйгесенә нәтиҗә ясаганда, табигатьне яра­тучы актив кешеләрнең күп­легенә тагын бер кат инандык. Аеруча балалар бакчасына йөрү­челәрнең эш­ләрен сайлап алу җиңел булмады. Барысы да тырышкан. Мәк­тәпләр дә, югары уку йортлары да калышмый. Табигатьне яраткан барлык катнашучыларга рәх­мәттән башка сүз юк!”


Экологлар өчен “урак өсте” дәвам итә. Анысы футбол буенча дөнья чемпионатына бәйле. “Икеайлык барышында атмосфера һавасының һәм су объект­ларының сыйфатын бәяләүдә төрле алымнар кулланылды. Керергә авыр булган чүпләнгән урыннар очкыч ярдәмендә тикшерелде, – диде Шадриков. – Чемпионат барышында 5 күчмә лаборатория һәм 5 кече судно күзәтү уздырачак. Чемпионат беткәнче Казансу яры буенда тәүлек буе күчмә лаборатория эшләячәк”.


Кичә, чемпионатның беренче көнендә, экологлар Казансу һәм Идел елгаларын тагын бер кат тикшереп кайтты.


– Су составын һәрдаим тикшереп торачакбыз. Казанга спортчылар гына түгел, кунаклар да күп килде бит. Су коенып булмаса да, елга буйларындагы матурлыкны карап йөрерләр дип уйлыйбыз. Шуңа күрә судан бернинди начар ис килмәсен дип тырышабыз. Су объектларын гына түгел, һаваның чисталыгын да контрольдә тотабыз, – ди экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров. – Быел һава торы­шының салкынча булуы сулыклар өчен уңай. Соңгы елларда эре оешмаларның да экологиягә карашы үзгәрде. Күбесе чистарту корылмаларына өстенлек бирә. Шунлыктан әлегә суга пычрак агызучылар юк.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев