15 июнь 2018 яңалыклары
-
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернатында “Россия көне”
Россия көне-патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге беодәмлек һәм татулыкны,икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм.
-
Табибны ун минуттан артык көтәсе түгел
Футбол буенча дөнья чемпионаты кысасында Казанда иртәгә узачак матчка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та барырга җыена. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте. Хөкүмәт йортында узган брифингта көннең төп вакыйгасы – дөнья чемпионатын читләтеп узмадылар.
-
Нурсолтан Назарбаев: Казан - Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе
Казахстан Президенты Татарстан башкаласының үзгәрүен билгеләп үтте.
-
Казанда “Паркта китапханә” ачыла
“Ачык марафон” кысаларында республика язучылары һәм шагыйрьләре, көндәлек басма редакцияләре вәкилләре чыгыш ясаячак.
-
Нурсолтан Назарбаев Казахстанда мәгариф өлкәсендә өч тел мәҗбүри өйрәтелүен әйтте
Казахстан Президенты белгечләрне әзерләү өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләп узды.
-
Сабада «Күн туп 2018» Республика ярышларының финал этабы
13-15 июнь көннәрендә Байлар Сабасы «Олимп» стадионында «Күн туп 2018» Республика ярышларының финал этабы үтте.
-
Мондый вәзгыятьтә ул вазифада калуым да дөрес булмас иде
Ул һәрвакыт журналистларның игътибар үзәгендә булды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгәндә, Энгель Нәвап улы Фәттахов каләм әһелләренең сорауларын җавапсыз калдырмый иде. Узган ел ахырында исә ул кабат Актаныш районын җитәкли башлады. “ВТ” хәбәрчесе элеккеге министрның хәл-әхвәлләрен белешеп кайтты.
-
Казан туристлары Татарстаннан “Зәңгәр шәл”, “Батыр” чәе, “Шүрәле” кайнатмасы алып китә ала
Футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә милли сувенирлар тәкъдим ителде.
-
“Юк, мин – урыс кызы!”
Мария Матвеевага еш кына әнә шулай дип кабатларга туры килә. Аның татарча яхшы сөйләшүенә гаҗәпләнәләр. Ә белмичә ярамый. Чөнки Маша татар теле укытучысы булырга җыена. “Киләчәктә эш таба алмам дип борчылмыйм. Яхшы белгечләр урамда калмаячак”, – ди 11 нче сыйныф укучысы.
-
Нурсолтан Назарбаев Казахстан һәм Россия яшь лидерлары форумын оештыруны тәкъдим итә
Ул яшьләрне Астана, Мәскәү, Казан хезмәттәшлегенә актив җәлеп итү әһәмиятенә басым ясады.
-
Татар активистлары Дубайның "Казан" ресторанында ифтар ашын оештырды
Ифтарда җырчы Элвин Грей, саксофончы Артур Маузер, "Что? Где? Когда?" уенының беренче премиясе иясе Нурали Латыйпов катнашты.
-
Үзәк банк ОСАГОның яңа тарифларын игълан итте
Документ җитәкчелек тарафыннан расланмаган.
-
Хәзер сулар яшелләнми
Быелгы санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча Казан, Әлмәт һәм Сарман районнары алдынгылар булып танылды. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Республикада 1 апрельдә башланган чистарту икеайлыгы тәмамланды. “Әмма бу акция бетте дип кулны кушырып утырып булмый, эшләнәсе эшләр байтак”, – ди республика экологлары.
-
Гает намазына Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр улы белән килде [фото]
Бүген Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие катнашында Ураза гаете булды. Иртәнге намазда Президент Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
-
Нурсолтан Назарбаев КФУның мактаулы докторы булды
"Бу миңа елга бер тапкыр булса да сезгә килеп лекция уку җаваплылыгы өсти", - диде Казахстан Президенты.