Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нурсолтан Назарбаев: Казан - Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе

Казахстан Президенты Татарстан башкаласының үзгәрүен билгеләп үтте.

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Казан иң яхшы Европа шәһәрләренең берсе дип белдерде. Ул Татарстан башкаласына аның янә кайтасы килүен билгеләп үтте.

“Мин Казанда 13 ел булмадым. Шәһәр бик нык үзгәргән. Ул Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе кебек. Минем Астана бар, Европаның теләсә кайсы шәһәренә барсам да, тизрәк кайтасым килә. Миңа анда бар да иске кебек тоела. Бездә барысы да ялтырый. Шулай ук Россиянең иң яхшы шәһәрләренең берсе Казан да шулай ялтырый”, - диде Назарбаев.

Казан Кремлендә Казахстан Президенты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Казан Россиянең чын спорт башкаласы булуын билгеләп үтте.

Нурсолтан Назарбаев Татарстан башкаласы турында Россия Президенты да еш искә ала, диде.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев