“Юк, мин – урыс кызы!”
Мария Матвеевага еш кына әнә шулай дип кабатларга туры килә. Аның татарча яхшы сөйләшүенә гаҗәпләнәләр. Ә белмичә ярамый. Чөнки Маша татар теле укытучысы булырга җыена. “Киләчәктә эш таба алмам дип борчылмыйм. Яхшы белгечләр урамда калмаячак”, – ди 11 нче сыйныф укучысы.
Нурлат районының Кече Күлбай-Мораса авылы кызы Марияне татар теле тирәсендә барган шау-шу куркытмый. “Кара, урыс милләтеннән булган кыз татар теле укытучысы булырга җыена бит, дип кемнедер шаккатырырга җыенмыйм. Әмма бүгенге гаугалы вәзгыятьне төзәтүдә үземнән өлеш кертәсем килә, – ди ул. – Барлык урыслар да татар теленә каршы түгел бит. Татарстанда төрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Бу татулыкны һич тә какшатырга ярамый. Һәр кеше татар телен камил белергә тиеш дип саныйм. Шәһәр балалары да татарча өйрәнүдән баш тартмасын иде. Күп тел белүнең бернинди зыян китергәне дә юк әле”.
Мариянең татар теле белгечлеген сайларга теләвенә әти-әнисе дә каршы түгел. Әтисе Иван да татарча белә. Әнисе Наталья мәктәптә татарча укымаса да, бераз чамалый. Бу якларга читтән килен булып килгән ул. 9 нчы сыйныфны тәмамлаган сеңлесе Люба да апасы юлыннан китәр, бәлкем. Мондый теләге дә юк түгел икән. Апалы-сеңелле кызлар район, республика күләмендә татар теле буенча уздырылган бәйгеләрдә җиңүләр яулаган. Татар теленә мәхәббәт еллар буе бөреләнгән.
– Урыс авылында яшәсәм дә, Күлбай-Мораса мәктәбендә ике телне дә тигез өйрәндек. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия апа дәресләрне бик кызыклы итеп уздыра иде. Олимпиадаларга бергәләп әзерләндек. Татар теле дәреслекләреннән гаеп эзлиләр. Аларны үзгәртергә кирәкми, шәхсән үземә бик ошый. Без Кадрия Фәтхулова, Флера Сафиуллина язган дәреслекләр буенча укыдык. Белемне тырышмыйча гына алып булмый, – ди Мария. – Туган телне ирекле укытуга калдыру дөрес түгел. Аңа калса, укучылар физика яки инглиз теленнән дә баш тартырга мөмкин. Ничек инде туган телне телим-теләмимгә калдырып була? Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә. Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте дә яши.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Галиуллина Марияне мактап туя алмый. “Без әле мишәрчәрәк сөйлибез. “Ч” хәрефен катырак итеп әйтәбез. Ә ул татарча бездән дә матуррак итеп аралаша. Фәнни конференцияләрдә чыгыш ясаганда аны хәтта татар кызы дип уйлыйлар. Аңламаган нәрсәсен ачыкламыйча тынычланмый. Ник алай да ник болай дип, сораулар яудырып кына тора. Аның әбисе Мария Ивановна да яхшы укытучы иде. Үзе дә Мария Ивановна бит! Мәктәпне бары “5ле”гә генә тәмамлый. Аннан яхшы укытучы чыгачагына ышанам, – ди Рәмзия ханым. – Кыскартулардан соң һәр сыйныфта татар теле атнага өч сәгатькә калдырылды. Күңелне төшермичә, бар көчебезне биреп укытырга тырышабыз. Укытучы милләтпәрвәр булып, үз артыннан ияртеп барырга тиеш. Урыс милләтеннән булган укучылар да татар теле дәресенә теләп йөри. Бер генә әти-әнинең дә каршы килгәне юк. Дәресләрне уен формасында гына өйрәтүне кабул итеп бетермим. Алай гына ныклы белем биреп булмый”.
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев