Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар активистлары Дубайның "Казан" ресторанында ифтар ашын оештырды

Ифтарда җырчы Элвин Грей, саксофончы Артур Маузер, "Что? Где? Когда?" уенының беренче премиясе иясе Нурали Латыйпов катнашты.

Кичә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең “Казан” ресторанында татар активистлары уразаның соңгы көнендə ифтар ашы оештырды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ифтарда катнашучылар хәбәр итте.

Ифтар Шарджа Әмирлегенең “Казан” ресторанында үткән. Ул татар эшмәкәре Исмәгыйль Шәңгәрәев тарафыннан оештырылган. Чарага Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарлар килгән.

Әлфия Бәдретдинова сүзләренә караганда, татарлар уздырган ифтарда 50ләп кеше катнашкан. “Ифтарга Абу-Дабида, Дубайда, Шарджада яшәүче татар гаиләләре җыелды. Чара бик җылы форматта үтте. Исмәгыйл абыйга мондый татарларны берләштерү чарасын үткәргән өчен рәхмәт белдерәбез”, - диде ул.

Ифтарга татар-башкорт эстрадасының танылган йолдызы, җырчы Элвин Грей (Радик Юльякшин) да килгән. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзенең хис-кичерешләре һәм киләчәккә планнары турында сөйләде: “Мин Дубайда икенче тапкыр. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар-башкорт халкы белән күрешүемә шат булдым. Монда үзебезнең кешеләр мине якын гаилә вәкиле кебек кабул итә. Чит илгә килеп, үзебезнең кан-кардәш булган кешеләрне табу - үзе бик зур бәхет. Киләсе сезонда концертларымны Себердә башлап җибәрергә ниятлим. Азәрбәйҗан, Төркия, Казахстан якларында да чыгыш ясарга ният бар. Дубайда да концертымны оештырасым килә, бу турыда монда яшәүче милләшләр белән фикер алышабыз”, - диде Элвин Грей.

Ифтарга Татарстан байрагы төшерелгəн махсус торт əзерлəнгəн. Тортны беренчелəрдəн булып ифтарның оештыручысы Исмəгыйль Шəңгəрəев, җырчы Элвин Грей һəм саксофонда уйнаучы Артур Маузер кискəн. Ифтарда дəрəҗəле кунаклар арасында журналист, "Что? Где? Когда?" клубында катнашып, беренчелəрдəн булып "Бəллүр ябалак" ("Хрустальная сова") премиясенə лаек булган Нурали Латыйпов һəм профессор Владимир Исхаков та булган. 

Фото: Əлфия Бəдретдинова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев