Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Киемен күргәч, ава яздым”

Мәктәпләргә куркыныч янаган балаларны барларга кушканнар. Алар укучыларның үз-үзенә кул салу ихтималы барлыгын ачыклаячак. Белгечләр фаҗигаләрнең сәбәбен күп очракта гаиләдә аңлашу җитмәүдән күрә. Каш ясыйм дип күз чыгармаслармы? Суицидка каршы чараларны Россия Мәгариф һәм Сәламәтлек министрлыклары бергәләп әзер­ләгән.

Тестлар ярдәмендә әти-әни­ләрнең балаларына мәхәббәте ни дәрәҗәдә икәнлеген ачыкламакчылар. Сораулар арасында: “Балагызны  дөньяга теләп тудырдыгызмы?”, “Матур сүзләр еш әйтәсез­ме?” дигән­нәре дә бар. Әңгәмә корып, гаилә турында күбрәк мәгъ­лүмат алырга җыеналар. Иң мөһиме – әти-әни­ләр дөресен генә сөйләсен. Менә шуннан соң “өй эше” дә бирергә була. “Куркыныч исемлек”кә  дуслары булмаган, җавапсыз мәхәб­бәттән интеккән, “2ле”гә һәм “5ле”­гә укучылар да  эләгәчәк. “Бүген балаларның – психологик тәрбиясе, әти-әниләрнең белеме җитми. Әти-әниләр балалары белән сөй­ләшә дә белми”, – ди илкүләм медицина тикшеренүләр үзәге белгече Борис Положий. 

 
Соңгы өч елда республикада элмәккә менүчеләр саны 1,5 тапкыр кимегән. Татарстан Прокура­турасының балигъ булмаганнар һәм үсмерләр буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге җитәкчесе Җәүдәт  Ибраһимов белдергәнчә, бездә 2016 елда – 11, 2017 елда 13 үсмер үз-үзенә кул салган. Быел исә өч фаҗига килеп чыкты. Ибраһимов әйтүенчә, үс­мер­ләр бу адымга, гадәттә, гаилә, мәктәп, дуслар арасындагы  проблемалар, җавапсыз мәхәббәт аркасында бара. Алар үзләренә карата гаеп тагуларны да кабул итә алмый. Әйтик, түбәдән сикереп, исән калган кызны дусларының сүзе ярсыткан. Иптәшләре аны әйбер урлауда гаепләгән. Гаиләнең матди ягы да мөһим. Ишек тоткасында асылынган кыз башкалардан начаррак яшәвеннән, чит илләргә сәяхәткә чыга алмавыннан хурланган. Әнисе белән генә яшәгән кыз: “Син мине аңламадың, мин дә сине туйдырганмындыр”, – дип язу калдырган. Югыйсә алдагы көндә генә кибеттән кием сатып алган булганнар. “5ле”гә генә укыган  үсмерләр дә үзләренең акылсыз гамәле белән өнсез калдырырга мөмкин. Имтихан бирә алмау, машина йөртү таныклыгы алмау да үлемгә сәбәп булган очраклар бар.  Җәү­дәт Ибраһимов әти-әниләргә бала­лары­ның үз-үзен тотышына игътибарлы булырга киңәш итә.

 
– Хәзер балаларны аңлап булмый. Безгә сәер кебек тоелган әй­берләргә алар бер дә гаҗәпләнми. Беркөнне улыбыз кибеттән кыйм­мәтле футболка алып кайткан. Ярар, бәясе өчен сүз әйтмәдем. “Син моңа лаек!”– дигән язуы да бар. Ә арткы ягындамы? Элмәк төшкән рәсемне күргәч, авып китә яздым. Әни, борчылма, бу бит – мода, ди. Үсмер чакта алар теләсә нәрсә белән шаккатырырга мөм­кин. Тормыш авыр дигән җырлар тыңлыйлар. Нәрсә, әллә аларга урман кисәргә кушабызмы? Дингә, кызларга карата ышанычлары юк. Үзләрен тынычлыкта калдырганны яраталар, – ди 16 яшьлек егет тәрбияләүче Азалия ханым. – Яшьтәшләренең әти-әни­ләре бе­лән дә сөйләшәм. Аларның хәле тагын да начаррак икән. 10-11 нче сыйныфта укучы егет-кызлар укыр­га йөрмиләр. Мәктәпкә бару­ның мәгънәсен тапмыйлар. Янәсе, кирәкмәгән фәннәр күп. Безнең улыбыз укып эшли башлады әле. Эшкә урнашкач, юк-барга вакыт калмый, дип әйтә.


“Жасмин” психология үзәге психологы Наилә Бәшированың әлеге яңалыкка карата фикере бер төрле генә түгел. “Бер карасаң, дәү­ләтнең башкалар тормышы турында борчылуы әйбәт. Икенче яктан,  бу эшне дөрес башкармау кешенең күңелен җәрәхәтләргә мөмкин. Психика – бик нечкә әй­бер, ул заводта станок ясау түгел. Тестларны аноним уздырырга кирәк. Берәү­нең серен икенчеләр белмәсен. Чөнки  куркыныч янаган гаиләләр шундук үз эченә бик­лә­нәчәк, – ди психолог. – Үсмерлек чорында гармоннары уйнаудан балаларның башлары чуала. Ниндидер сәер футболка кигән өчен сүгәргә дә, куркытырга кирәкми. Кара, нәрсә язылган монда, дип гаҗәпләнү дөресрәк булыр. Болай итеп, аның тел төбен белеп булачак. Әти-әниләр үзләрен балаларыннан өстен куеп сөйләшмәсен иде. Начар билге алган, имтихан  тапшыра алмаган өчен сүгәргә кирәкми. Кайберләре максатына ирешә алмаса, дөнья җимерелгәндәй була”.  

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев