Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләчәктә пенсиягә чыгар өчен 15 ел стаж булу мәҗбүри

Агымдагы елда пенсия системасына шактый гына үзгәрешләр кертелде. Әйтик, 1 гыйнвардан пенсиянең иминият һәм тупланма өлешләре һәрберсе мөстәкыйль төрләр булып әверелделәр, иминият пенсиясе яңа формула буенча исәпләнә башлады. Ягъни ул эш стажына, пенсия балларына һәм яшькә бәйле булачак. Киләчәктә пенсиягә чыгар өчен 15 ел стаж булу мәҗбүри. Дөрес, стажы булмаган...

Агымдагы елда пенсия системасына шактый гына үзгәрешләр кертелде. Әйтик, 1 гыйнвардан пенсиянең иминият һәм тупланма өлешләре һәрберсе мөстәкыйль төрләр булып әверелделәр, иминият пенсиясе яңа формула буенча исәпләнә башлады. Ягъни ул эш стажына, пенсия балларына һәм яшькә бәйле булачак. Киләчәктә пенсиягә чыгар өчен 15 ел стаж булу мәҗбүри. Дөрес, стажы булмаган кеше пенсиясез кала дигән сүз түгел. Андыйларга социаль пенсия каралган. Стаж еллары исә «адымлап» артып барачак. Мәсәлән, 2015 елда пенсиягә чыгу өчен кешенең алты ел стажы булырга тиеш, 2016 елда исә җиде ел, шул рәвешле ул артып бара. Пенсияне формалаштыруда баллар, ягъни махсус коэффициентлар да роль уйный башлый. Елга максималь 10 балл (иминият пенсиясе файдасына пенсиясенең тупланма өлешен формалаштырудан баш тартканнар өчен) һәм 6,25 балл (пенсиясенең иминият һәм тупланма өлешләрен аерым формалаштыручылар өчен) мөһим. 2015 ел өчен әлеге баллар 7,39 һәм 4,62гә тигез. Ягъни әлеге коэффициент ел саен арта бара. Пенсиягә чыкканда әлеге коэффициент ел саен дәүләт тарафыннан билгеләнә торган балл кыйммәтенә тапкырлана һәм шуңа гарантияләнгән сумма кушыла. Шуннан иминият пенсиясенең гомуми күләме килеп чыга.

(Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев