Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Килдебәк авыл җирлегендә 15 йорт хуҗасына административ беркетмә төзелгән

Саба муниципаль районы башкарма комитетының административ комиссиясе авыл җирлекләренә чыгып, андагы тәртип, чисталык белән таныша. Районны төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен үтә­мәгән гражданнар, өлкән яшьтәме, эш яшендәге яки вакытлыча эшләмәүчеме төрле күләмдәге штрафка тартылалар. Комиссия әгъзалары закон таләпләреннән чыга алмый. Аларның максаты кешеләргә штраф салып, акча җыю түгел, ә торган җиребезне төзекләндереп,...

Саба муниципаль районы башкарма комитетының административ комиссиясе авыл җирлекләренә чыгып, андагы тәртип, чисталык белән таныша. Районны төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен үтә­мәгән гражданнар, өлкән яшьтәме, эш яшендәге яки вакытлыча эшләмәүчеме төрле күләмдәге штрафка тартылалар. Комиссия әгъзалары закон таләпләреннән чыга алмый. Аларның максаты кешеләргә штраф салып, акча җыю түгел, ә торган җиребезне төзекләндереп, булган матурлыкны саклап тоту, яшәгән җиребезнең чисталыгын кайгырту.

Административ ко­мис­­сиянең район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов рәислегендә чираттагы утырышы узды. Утырышка Килдебәк авыл җирлегендә төзекләндерү, чисталык ка­гыйдәләре турында халык арасында даими аңлату эшләре алып барылуга карамастан, комиссия кармагына эләгүчеләр чакырылган иде. Барлыгы 15 йорт хуҗасына төзелгән административ беркетмә каралды. Төзелеш башлаган идек, өлгерә алмадык, дип акланучылар да булды. Әмма административ комиссия утырышыннан шундый нәтиҗә ясарга була: капка төбеннән вакытында ком-ташыңны җыйсаң, сине беркем дә борчымаячак. Беркетмә төзелгәч, йорт хуҗалары төзелеш материалларын барыбер капканың эчке ягына кертеп урнаштыралар югыйсә.

Төзелеш алып бару өчен ком, таш кебек материаллар кайтартылган очракта, авыл җирлегеннән бер ай дәвамында саклау өчен рөхсәт алу да штраф түләүгә китермәс иде. Административ хокук бозучыларга 2шәр мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Әле монысы минималь. Анысын да вакытында түләмәсәң, суммаларның тагын да зуррак булуы ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев