Килдебәк авылы мәдәният йортында балалар өчен «Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар
21 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен «Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар.
Уен 4 өлештән торды: 1 — «Татлы-безнең телебез» , 2 – «Табышмаклар», 3 – «Яхшы китап — иң ышанычлы дус», 4 — «Сүзне тап». Һәр өлештәге сорауларга балалар 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш иделәр, дөрес җавап өчен балаларга баллар бирелде. Чара бик мавыктыргыч узды.
Ә чараның икенче өлешендә балалар "Әдәби алан" проекты кысаларында әзерләнгән биремнәрне чиштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев