22 май 2022 яңалыклары
-
Мари иле республикасында «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсы узды
Мари иле республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында сабалылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.
-
1,5 мең сум өчен бер ир-ат анасының авызына аш серкәсе кислотасы салган
Ставрополь краенда 44 яшьлек ир-ат үз анасын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда прокуратурага сылтама белән "Комсомольская правда" хәбәр итте.
-
Килдебәк авылы мәдәният йортында балалар өчен «Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар
21 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен «Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар.
-
Суд карарлары көченә керде
Агымдагы елның 20 мартында Килдебәк авылы кешесе Равил Вафин Байлар Сабасында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә автомобиль белән идарә итә. Ул аңарчы да административ җаваплылыкка тартылган була. Бу юлы аңа КоАПның 12.8нче статьясы I бүлеге нигезендә материаллар әзерләнеп, район судына җибәрелде. Хөкем итүче каршында Р.Вафин үзенең гаебен танып, күрсәтмәләр бирде. Суд карары нигезендә ул бер ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штрафка тартылды. Шулай ук 14 мартта “ИЖ-27175-037” машинасы белән төнге сәгатьтә Шәмәрдәнне урап узучы юлдан барганда туктатылган Илшат Хәбибуллинның да исерек икәнлеге ачыклана. Аңа карата кузгатылган административ хокук бозу турындагы эш тә җәмәгать судьясы тарафыннан каралып, законлы көченә керде. И.Хәбибуллинга 30 мең сум күләмендәге штрафны 60 көн эчендә түләргә туры киләчәк. Ә машина йөртү таныклыгын ел ярымнан соң гына алачак.
-
Тарихи Болгар җирендә "Изге Болгар җыены-2022" узды
Бәйрәм чарасында барысы 20 меңгә якын, районыбыздан 80нән артык кеше катнашты.
-
22 майга һава торышы һәм ай календаре
22 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, шулай ук көндез дә кыска вакытлы явым-төшем көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Ә көндез һава температурасы +7..+12 градус фаразлана.
-
Кукмарада Бөтендөнья скандинавиячә йөрүчеләр көненә багышланган фестиваль була
22 майда 10.00 сәгатьтә Кукмара чаңгы базасында Бөтендөнья скандинавиячә йөрүчеләр көненә багышланган фестиваль була.