Тарихи Болгар җирендә "Изге Болгар җыены-2022" узды
Бәйрәм чарасында барысы 20 меңгә якын, районыбыздан 80нән артык кеше катнашты.
21 майда тарихи Болгар җирендә "Изге Болгар җыены-2022" узды. Бәйрәм чарасында барысы 20 меңгә якын, Саба районыбыздан 80нән артык кеше катнашты. Җыен Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды. Тарихи чыганаклар буенча Болгар дәүләте үзенең шәһәрләре белән дан тоткан. Болгар шәһәрләре моннан 1000 ел артык элегрәк, болгар, маҗар, Византия чыганаклар буенча 8 нче гасырда, рус чыганаклары буенча 10-11 нче гасырларда барлыкка киләләр. Аларның үсү һәм чәчәк ату чоры 12 нче гасырга һәм 13нче гасыр башларына туры килә. 10 гасыр башларында Алмыш ханның әтисе Багдад хәлифенә Ислам динен кабул итәр өчен, рәсми илчеләр җибәрүен сорый. Багдад хәлифе аның үтенечен кабул итә, ләкин ул илчеләр килгәндә, илдә Алмыш илтабар җитәкчелек иткән була инде. 922 елда Болгар дәүләтенә Әхмәт ибн Фадлан җитәкчелегендәге илчелек ерак Багдад хәлифәтеннән килеп җитә. 16 май көнне илдә болгарларның корылтае үткәрелә, шул көнне хәлифәтнең хаты укыла, Идел буе Болгар дәүләте Ислам динен кабул итә. Ислам динен кабул итүнең әһәмияте бик зур була: Болгарлар мөселман мәдәнияте белән якынрак таныша, аның бер кисәгенә әйләнә. Археологик казу эшләре күрсәткәнчә, биредә 180-гә якын борынгы шәһәр урыннары билгеле.
Илге Болгар җирендә узган мөселманнар бәйрәмендә ислам дине әһелләре, илнең барлык төбәкләреннән мөфтиләр, Урта Азия республикалары, ерак чит ил вәкилләре, чит ил ислам югары уку йортларыннан галимнәр-хәнәфи мәзһәбе белгечләре катнашты. Чараны тантаналы рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. “Бу бәйрәм - барыбыз өчен дә зур вакыйга. Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында бик күп чаралар уза, бәйрәм гомумфедераль чара дип игълан ителде”, – диде республика җитәкчесе.
«Без инде ничә еллар дәвамында бу урында җыелабыз. Ел саен «без булдыра ала торган халык бит» дип инанып китәбез һәм ул шулай дәвам итәчәк. Тотынсак, булдырабыз бит. Бу көнне без бик күптәннән көттек. Беренче елларда хәзрәтләрне китерү дә авыр иде, хәзер шатланып туеп булмый. Шушы өч көндә Ислам дәүләтләре белән сәясәт, экономика буенча очрашып сөйләшәбез. Ислам динен Россия буенча алга җибәрү зур көндәлек эш. Бу безнең ихтыяр көчебезне дә, булган халык икәнлегебезне дә тасвирлый», –диде Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, шәех Равил Гайнетдин, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе Исмәгыйль хаҗи Бердиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл чыгыш ясады. Соңыннан өйлә намазы укылды.
Көн дәвамында Татарстан Республикасы халык-сәнгать кәсепчелеге осталары эшләнмәләре күргәзмәсе һәм сәүдә рәтләре эшләде. Ул ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар Мәскәүдә дә узачак. Анда халыкара мөселман форумы булачак. 9-10 июнь көннәрендә Касыйм җирлегендә Сөембикәгә һәйкәл ачылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев