Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд карарлары көченә керде

Агымдагы елның 20 мартында Килдебәк авылы кешесе Равил Вафин Байлар Сабасында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә автомобиль белән идарә итә. Ул аңарчы да административ җаваплылыкка тартылган була. Бу юлы аңа КоАПның 12.8нче статьясы I бүлеге нигезендә материаллар әзерләнеп, район судына җибәрелде. Хөкем итүче каршында Р.Вафин үзенең гаебен танып, күрсәтмәләр бирде. Суд карары нигезендә ул бер ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штрафка тартылды. Шулай ук 14 мартта “ИЖ-27175-037” машинасы белән төнге сәгатьтә Шәмәр­дәнне урап узучы юлдан барганда туктатылган Илшат Хәбибуллинның да исерек икәнлеге ачыклана. Аңа карата кузгатылган административ хокук бозу турындагы эш тә җәмәгать судьясы тарафыннан каралып, законлы көченә керде. И.Хәбибуллинга 30 мең сум күләмендәге штрафны 60 көн эчендә түләргә туры киләчәк. Ә машина йөртү таныклыгын ел ярымнан соң гына алачак.

Агымдагы  елның  4  аенда    исерек  ­39  йөртүчегә беркетмә төзелде. Бу – был­тыргының  шушы  чоры   күрсәт­ке­ченнән 13кә  артык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X