Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Килен чыгып китәргә теләми...

Редакциябез почтасына Зөлфия исемле ханымның үзенең гаилә хәлләрен бәян иткән хаты килгән иде. Ул мәңгелек саналган "килен-каенана мөнәсәбәтләре" темасына багышланган. "Ике ел элек улым үлеп китте. Килен һәм онык минем белән яшиләр. Ярты елдан соң киленгә үзенә яшәр урын эзләргә, тормышын үзенчә көйләргә тәкъдим иттем. Ярты ел үтте, килен селкенмәде...

Редакциябез почтасына Зөлфия исемле ханымның үзенең гаилә хәлләрен бәян иткән хаты килгән иде. Ул мәңгелек саналган "килен-каенана мөнәсәбәтләре" темасына багышланган.

"Ике ел элек улым үлеп китте. Килен һәм онык минем белән яшиләр. Ярты елдан соң киленгә үзенә яшәр урын эзләргә, тормышын үзенчә көйләргә тәкъдим иттем. Ярты ел үтте, килен селкенмәде дә. Шулай итеп ел да үтеп китте, үзгәреш күренмәде. Шуннан соң мин киленгә фәлән көнгә кадәр генә яшәргә рөхсәт, дидем. Ул көн якынлаша, килен котыра. Миңа әйтмәгән сүзе калмады. Имеш, мин аңа фатирның яртысын бирергә тиешмен, чөнки аның яшәргә урыны юк. Улыма кияүгә чыкканчы әнисенең өч бүлмәле фатирында менә дигән яшәгән бит, яңадан шунда әйләнеп кайта алмыймыни? Пропискасы да шунда. Җитмәсә, миңа оныкны мәңге күрсәтмим дип яный. Килен белән ызгышып яшисем килми. Үзенчә аерым яшәсен".

Шул хат уңаеннан гәзит укучыларыбызның фикерләре белән кызыксына торгач, үзенчәлекле фикерләр җыелмасы барлыкка килде. Шуларны тәкъдим итәбез. Кемгәдер гыйбрәт булыр, кемдер үзенә сабак алыр.

Земфира: "Оныкны урамга чыгарып җибәрергә уйлаганмыни бу каенана? Миһербанлылык, кешелек-лек кебек сыйфатлар аңа хас түгел инде алайса..."

Нәфисә апа: "Ә нигә каенананы гаепләргә? Гаепләү җиңел ул. Бәлки, аның да кияүгә чыгып, тормышын яңадан башлыйсы киләдер? Килен-нең барыр урыны бар, әнисе исән, өч бүлмәле фатиры бар. Мин аны мескен хәлдә димәс идем".

Илсур: "Ул киленне бала белән үз әнисе көтеп тора дип уйлый-сызмыни? Яшәсен, әйдә, каенанасы белән. Ничек тә сыярлар әле".

Алия: "Каенанасы ул килен бала-кайга уйланырга, бер карарга килергә, әйберләрен җыярга озак кына вакыт биргән бит инде - бер еллап. Давайлашып, ныкышып кеше фатирында яшәп булмаганлыгын аңларга тиеш иде ул килен. Уртак тел таба алмаганнар икән, үз көнеңне үзең күрергә, иң беренче чиратта үз әниеңә сыенырга кирәк. Шулай түгелмени?"

Илһам: "Ә безнең авылда мондый хәл булды. Ире үлде, килен йөреп-йөреп, үзенең ике баласы янына тагын бер бала алып кайтты. Бу хәлләрдән соң киленне өйдән чыгарырга тырышкан каенана йөрәк өянәгеннән соң үлеп китте. Ә килен ялан хәтле зур йортта рәхәтләнеп яшәп ята".

Дания апа: "Әти-әниләр үз балалары белән уртак тел табып яши алмаган заманда яшибез, ә монда килен белән каенананың бер-берсенә чыдап яшәве турында сөйлибез. Нәрсәгә аптырыйбыз? Фатир каенананыкы, кем белән тели, шуның белән яши. Килен - үзаллы, эшләүче ханым, үз проблемаларын үзе хәл итәргә тиеш дип уйлыйм".

Хат авторының гаилә хәлләре ничек булып бетәр, монысы әлегә безгә билгеле түгел. Фикерләр төрле булган кебек язмышлар да төрле юлдан, төрле сукмаклардан кереп китәргә мөмкин. Иң мөһиме - азагы хәерле булсын, үзара җылы, дустанә мөнәсәбәтләр саклансын иде.

Дуслар! Гаиләләрегездә сезне борчыган, киңәш таләп ителгән хәл-вакыйгалар булса, бу хакта редак-циягә хатлар юллагыз. Киңәшләшербез, бәхәсләшербез, аңлашырбыз.

http://omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев