Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләсе елда россиялеләр тагын да күбрәк ял итәчәк

Хөкүмәт 2017 елда ял һәм бәйрәм көннәре календарен раслады.

Россия Хөкүмәте Хезмәт министрлыгының 2017 елдагы ял һәм бәйрәм көннәре турындагы проектын хуплаган. Бу хакта "Новости РМА" хәбәр итә.
Хөкүмәт карары нигезендә, Яңа елда россиялеләр бер атнадан артык, февраль, май, июнь һәи ноябрь айларында өч-дүрт көнләп ял итәчәк. Бәйрәмнәрнең кайберләре генә ял көннәренә туры килә. Әйтик, якшәмбегә туры килгән 1 гыйнвар өчен халык 24 февраль җомга көнне ял итәчәк. Шимбәгә туры килгән 7 гыйнвар өчен россиялеләр 8 май дүшәмбесендә эшкә бармый кала.
2017 елда россиялеләр 2016 елның 31 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр, 23-26 февраль, 8 март, 29 апрельдән 1 майга кадәр, 6-9 май, 10-12 июнь, 4-6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.


http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев