Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кишер һәм чөгендер баллы булсын өчен

Әлеге тамыразыкларга органик ашламалар кертергә ярамый.

Тирес азотка бай, шуңа күрә яшелчәләргә йод тәме бирә. Алай гына да түгел, алар кәкре-бөкре, кишер гадәти булмаган җирән, ә чөгендер ак тасмалы булып үсә. Кишер белән чөгендер туфрак реакциясенә дә сизгер. Аларга нейтраль туфрак килешә. Аз кислоталы җирдә дә тамыразыкларның шикәре кими. Туфракның әчелеген известь белән нейтральләштереп була. Көздән әлеге җиргә 1 квадрат метрга 0,3-0,5 кг исәбеннән известь кертәләр. Шулай итеп, аны 6-8 елга бер мәртәбә ашлап торырга кирәк.
Яшелчәләр тамыразык өлгерткәндә (июль-август) нитроаммофоска белән туендырыгыз. Моның өчен 10 л суга 30-40 гр нитроаммофоска салып, рәт араларына сибегез. Шуннан соң ук чиста су да сибегез. Августта тамыразыкларны бор һәм марганецка бай микроашламалар белән ашлагыз. Аны шулай ук рәт араларына, 1 метр озынлыкка 2 л исәбеннән кертәләр (10 л суга берәр чәй кашыгы марганец һәм бор кислотасы). Ашлаганнан соң чиста су белән юдыралар.
Бор, марганец һәм башка микро, макроэлементларга агач көле дә бай. Аны шулай ук бер метр озынлыкка ярты стакан исәбеннән кертәләр.
Чөгендер тоз ярата. Вегетация чорында аны өч тапкыр ашларга кирәк. Беренче ике катта тозны рәт араларына сибәләр. Ә өченче тапкырда тоз эремәсе белән туендыралар. Моның өчен 10 л суга 1 аш кашыгы тоз салып, 1 квадрат метрга 5 л сибәләр.
Кишерне август ахырында бор кислотасы эремәсе белән сыйларга кирәк. 1 л кайнар суга 1 чәй кашыгы бор кислотасы салып, кабат 10 л су кушыгыз. Суынган эремәне кишергә сибәргә була.
Кайвакыт кишердән әче тәм килә. Бу аның кишер чебененнән саклану реакциясе. Әлеге әчелекне бетерергә һәм кишер чебененә каршы көрәшергә тәмәке булыша. Аны кишерне беренче кат сирәкләгәч тә рәт араларына сибәргә кирәк.
КЫЯРНЫ БЕР УРЫНГА ИКЕ ЕЛСЫЗ ЧӘЧӘРГӘ ЯРАМЫЙ
Түтәлгә еш утыртылган кыяр авыруларга бирешә һәм уңышның кимүенә китерә. Бу вакытта үсемлек чәчәк ата алмый, кыяр кәкре һәм вак булып үсә. Ел саен бер үк урынга утырткан кыярдан да мул уңыш алып булмый. Кыяр үскән туфракта корткычлар кышлый. Шуңа күрә аны узган елгы урынына ике елдан соң гына утыртырга мөмкин. Кыяр су ярата торган үсемлек булса да, артык дымлылык ончыл чык һәм черек авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Чәчәк атканчы кыярның һәр квадрат метрына 10-20 л су сибәләр. Аннары суны 5-10 л га киметәләр һәм беренче җимешләр күренә башлагач кабат шуның кадәр үк сибәләр. Кояшлы урында үскән кыярның еш кына яфраклары пешә, яшелчәнең исә кабыгы катылана һәм әче була. Теплица кыяры үтәли җилне яратмый.
ПОМИДОР ТӨБЕНӘ - САЛАМ
Помидор рассадасын җиргә күчереп утыртканда һәр төпкә бер бөртек салам салыгыз. Шулай иткәндә үсемлекнең тамыры күбрәк һава йота һәм тизрәк ныгый.
Сәхифәне Чулпан Шакирова әзерләде
акчарлак-газета.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев