Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кол Шәриф өчен тавыш бир: Татарстандагы төп мәчет илебезнең символы булырга мөмкин

"Россия 1" телеканалы Россия география җәмгыяте белән берлектә "Россия-10" конкурсы игълан итте. 29 сентябрьгә кадәр халыкның тавыш бирүе ярдәмендә илнең ун истәлекле урыны ачыкланачак, Мәскәү өлкәсендәге "Россия" ландшафт паркында аларның кечерәйтелгән күчермәләре урнаштырылачак. Казанның Кол Шәриф мәчете Идел буе Федераль округының төп символлары унлыгына кергән, аның өчен "Россия-10" проекты сайтында...

"Россия 1" телеканалы Россия география җәмгыяте белән берлектә "Россия-10" конкурсы игълан итте. 29 сентябрьгә кадәр халыкның тавыш бирүе ярдәмендә илнең ун истәлекле урыны ачыкланачак, Мәскәү өлкәсендәге "Россия" ландшафт паркында аларның кечерәйтелгән күчермәләре урнаштырылачак. Казанның Кол Шәриф мәчете Идел буе Федераль округының төп символлары унлыгына кергән, аның өчен "Россия-10" проекты сайтында 193 меңнән артык кеше тавыш биргән. Татарстандагы төп мәчет илебезнең символы булырмы-юкмы, анысы безнең активлыкка бәйле. Татарстан символына 30 июньгә кадәр лидерлар исемлегеннән төшеп калмыйча, үз рейтингын арттыру өчен www.10russia.ru сайтына кереп, тавыш бирегез. Һәр компьютердан көненә өч тапкыр тавыш бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев