Корбан Бердыев, Андрей Громов һәм Камил Исхаков “Рубин”нан китә
Яңалыклар

Корбан Бердыев, Андрей Громов һәм Камил Исхаков “Рубин”нан китә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының попечительлек советы утырышын үткәрде. "Татар-информ" МА на ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин хәбәр иткәнчә, попечительлек советы "Рубин" ФК ның баш тренеры Корбан Бердыев, "Рубин"ның генераль директоры Андрей Громов һәм "Рубин" ФК вице-президенты Камил Исхаков белән килешүне вакытыннан алдан өзәргә...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының попечительлек советы утырышын үткәрде.
"Татар-информ" МА на ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин хәбәр иткәнчә, попечительлек советы "Рубин" ФК ның баш тренеры Корбан Бердыев, "Рубин"ның генераль директоры Андрей Громов һәм "Рубин" ФК вице-президенты Камил Исхаков белән килешүне вакытыннан алдан өзәргә карар итте. Клубның вице-президенты вазыйфасын кыскартырга карар ителде.


Нет комментариев