Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Коръән – һәр йортка” акциясе мартта дәвам иттерелә

Россия ислам институты узган елның декабрь аенда "Коръән - һәр йортка" дигән гадәти булмаган акция оештырган иде. Акция кабат башлана. Март ае дәвамында РИИ студентлары һәм хәзрәтләр өйгә килеп, азан әйтә, Коръән укый, шул рәвешле, өйне рухи сафландыра. "Коръән укылган өй бәрәкәтле, тыныч була, моны күпмегә иртәрәк эшләсәң - шулкадәр...

Россия ислам институты узган елның декабрь аенда "Коръән - һәр йортка" дигән гадәти булмаган акция оештырган иде. Акция кабат башлана. Март ае дәвамында РИИ студентлары һәм хәзрәтләр өйгә килеп, азан әйтә, Коръән укый, шул рәвешле, өйне рухи сафландыра. "Коръән укылган өй бәрәкәтле, тыныч була, моны күпмегә иртәрәк эшләсәң - шулкадәр яхшы", - дип хәбәр итә РИИ.
Йортка азан әйтү, бәрәкәтле догалар уку - саваплы гамәл. Моннан тыш, өйгә килгән дин әһелләренә дингә кагылышлы сорауларга җавап бирергә дә әзер, диелә ТРМДН хәбәрендә.
Акция түләүсез. Ай дәвамында түбәндәге номерга шалтыратырга һәм хәзрәтләрне өйгә чакырырга мөмкин: 8-950-313-33-01, 8-927-242-35-78.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев