Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Космоста булып кайткан чәкчәк музейда урын алачак

30 августта космик чәкчәкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырдылар, ул аны Чәкчәк музеена тапшырырга вәгъдә бирде.

15 сентябрьдә космоста булып кайткан чәкчәк музейда урын алачак. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкне нәкъ биш ел элек Казанда ачылган Чәкчәк музееның туган көнендә тапшырырга булганнар. Галәмгә милли тәм-томны алып менү идеясе Татарстан эшкуарларының башына килгән. Гаилә рецепты буенча гадәти булмаган экспонатны үзмәшгуль-кондитер Алинә Шәйхетдинова әзерләде. Бу хакта элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткән иде.

Стратосферага очарга һәм чәкчәкне кире кайтарырга махсус очу аппараты ярдәм итте. Анда GPS-трекер һәм температура датчигы куелган иде. 30 километр биеклеккә ирешеп, милли тәм-том җиргә уңышлы төште.

30 августта космик чәкчәкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырдылар, ул аны Чәкчәк музеена тапшырырга вәгъдә бирде.

Чәкчәк музеена тәмле экспонатны тапшыру тантанасы Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Татарстанның Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды генераль директоры Айдар Салихов катнашында узачак.

Тантана 11.30 сәгатьтә планлаштырылган.

Фото: Владимир Васильев/архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X