Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коточкыч, улым курчак белән уйный!

Ир балага кибеттәге иң кәттә машина, робот, мылтык сатып аласың, ә ул... ишегалдындагы комлыкта курчакларга ботка пешереп мәш килүче кызлар янында уйнарга ярата. Нишләргә?

Булачак солдатның үз-үзен болай тотуы өлкәннәрне сагайта, әлбәттә. Әби-бабай эчләре пош­канны сиздермәскә тырышып, үзара гына пышылдашса, гаилә башлыгы шунда ук хатынын гаепли башлый: “Безнең гаиләдә ул түгел, кыз үсә! Коточкыч бит бу!.. Барысына да син гаепле. Баланы артык иркәлисең”, – ди ул. Тик курчаклы уйнарга яратучы ир баладан бәла ясамаска киңәш иткәннәр.


Каушап калмагыз!


Баласы өчен борчылучы әти-әниләр еш кына кискен чараларга бара: малайны “акыл”га утыртырга т­ырышып, кызларга дигән уенчык­ларга, гомумән, кагылмаска кушалар. Кулыннан курчакны тартып алырга да мөмкиннәр хәтта.


– Бала исә тирә-юньдә­ге­ләр­нең үзенә ник ачулануын аңла­мый. Ни булды соң? Югыйсә көне буе өлкән­нәрне тыңлады кебек. Ишегалдында уйнаганда күрше Марат­ның битенә комны ул атмады. Дусты Гөлия дә курчакны аңа үзе сузды.


– Баланы куркытмагыз! Акы­рып-бакырып кына тәрбияләп бул­маганы көн кебек ачык. Кычкы­руның бер тиенлек файдасы да булмаячак, ә менә зыян салырга мөм­кин. Беренчедән, баланы үзегездән читләштермәгез. Гел сүгеп торган әти-әнине яки әби-бабайны беркем дә яклаучы һәм саклаучы итеп кабул итмәячәк. Икенчедән, кече яшьтән үк, кызлар белән уйнарга ярамый, дигәнне ишетеп үскән бала зур үскәч алардан читләшергә тырышачак.


– Балага: “Курчак – кызларныкы, машина – малайларныкы”, – дип аңлатып торуның мәгънәсе юк. Бала-чага өлкәннәр артыннан кабатларга ярата. Курчак белән уйнарга яратуы да шуңа бәйле булырга мөмкин.


Нәрсә булган?


Иң яхшысы – баланы аңларга тырышыгыз, ди психолог Алисә Закамская. Мөгаен, ир бала белән бар да тәртиптәдер. Ә аның курчакларга өстенлек бирүенә аңлатма бар.


– Баланың холкына игътибар итегез. Тыныч, сабыр, салмак малай шук-шаян иптәшләре арасында үзен уңайсыз хис итә. Шуңа күрә күбрәк кызлар тирәсендә бөтере­лергә тырыша. Ник дисәң, кызлар күпкә йомшаграк холыклы бит.


– Аралашмый торган, йомшак күңелле балага, гомумән, тирә-юньдәгеләр белән уртак тел табуы кыенрак. Ә курчак беренче карашка кешегә охшаган, аның белән “дуслашуы” да җиңелрәк.


– Тал чыбыгы белән тәрбияләү, ягъни өлкәннәрнең балага карата дорфалыгы да тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Мәсәлән, әтисе елаткан малай курчакны кочып тынычлана.


Уены-чыны бергә


Белгечләр әйтүенчә, мәктәп яшенә кадәр ир баланың курчак белән уйнавында бернинди начарлык та юк. Киресенчә, үз җенесенә туры килмәгән уенчык­лар белән уйнаучы балалар башкаларга караганда тизрәк өлгерә, тормыш хәл­ләренә җайлаша ала. Әти-әни улына курчакны киен­дерергә булышса, аңа ашарга әзерләсә – бала өчен файдалырак та әле. Әгәр малайлар курчак ярата икән, әти булгач, аларда балаларына карата ярату хисе ташып торачак. Мәктәп яшендәге малайның курчакка үрелүе – борчылырга тәүге сәбәп.


Кыз курчак яратмаса?


Гиперактив балаларның кү­бесе тыныч уеннарны яратмый. Курчак белән “әниле-кызлы” уйнаулар алар өчен түгел. Мондый кызларга күбрәк малайларга ияреп йөгереп йөрү, велосипедта чабу ошый. Моннан котылу өчен баланы спорт яки бию түгәрәгенә бирергә мөм­кин. Бу очракта ул көчен куяр урын да, яңа дуслар да табар. Кайбер очракта кызлар үзләренә ошаган уенчык булганга да машина белән уйный. Кү­зәтүләрдән күренгәнчә, шук кызлар арасында зур җитәк­челәр күбрәк.


Ләйсән НӘҖМЕТДИНОВА, тамада:


– Әти-әниләр балага уенчык, кием алганда үзләре үк ялгыша. Мәсәлән, кияргә җайлы булсын дип, кызларга джинсы чалбар, кепка алып бирәбез. Өстәвенә бу малайның яки кызның апа-абыйлары булса, ул үзе теләмәсә дә, алардан калган иске уенчыклар белән уйнаячак, иске киемнәрен киячәк.

Фото: https://pixabay.com | Alexas_Fotos

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев