Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кредит түләүләреннән азат ителү хокукы булдырылды

Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта 40 миллионга якын русияле кредитларда «утыра». Агымдагы елның октябрь аенда Русиядә яңа закон гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә кеше үзен банкрот дип игълан итү һәм шул рәвешле һәртөрле кредит түләүләреннән азат ителү хокукы ала. Моның өчен банк яисә инде кеше алдында 500 мең сумлык бурыч булу...

Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта 40 миллионга якын русияле кредитларда «утыра». Агымдагы елның октябрь аенда Русиядә яңа закон гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә кеше үзен банкрот дип игълан итү һәм шул рәвешле һәртөрле кредит түләүләреннән азат ителү хокукы ала. Моның өчен банк яисә инде кеше алдында 500 мең сумлык бурыч булу (төп сумма һәм процентлар) һәм әлеге бурычны түләүне, ким дигәндә, өч айга кичектерү дә җитә. Бурычның гомуми милек күләменнән югарырак булуы шулай ук мөһим шартларның берсе. Ягъни кешенең банк алдындагы бурычы - аның исемендәге күчемсез милек, кыйммәтле кәгазьләр, транспорт чаралары һәм башка шундый милек бәясеннән артып китәргә тиеш. Кредит түләргә мөмкинлеге булмауны раслый торган махсус документлар җыю да мәҗбүри. Аннары ул үзен банкрот дип игълан итүне сорап судка мөрәҗәгать итә. Банкротлыкка чыгу процессының ялган булганлыгы ачыкланса, әлеге зат алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X