Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кремль Конституция буенча тавыш бирү өчен өстәмә ял көне игълан итәчәк

Россия Президенты Владимир Путин 15 гыйнварда Конституциягә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте һәм шул ук көнне әлеге төзәтмәләрне әзерләү буенча эшче төркем оештырды.

Конституциягә төзәтмәләр буенча бөтен халык катнашында тавыш бирү 22 апрельдә үткәрелергә, ә бу көн ял көне дип игълан ителергә мөмкин. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

22 апрель, шул исәптән эшче төркемдә дә, тавыш бирү көнен үткәрү датасы буларак карала, әмма әлегә бу җәһәттән бернинди дә карар кабул ителмәгән, дип белдерде Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Владимир Путин 15 гыйнварда Конституциягә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте һәм шул ук көнне әлеге төзәтмәләрне әзерләү буенча эшче төркем оештырды.

20 гыйнварда ул Дәүләт Думасына үзе телгә алган барлык төзәтмәләрне берләштергән әзер закон проекты тапшырды. 23 гыйнварда документ беренче укылышта бертавыштан кабул ителде. Икенче укылыш 11 февральгә планлаштырылган иде, әмма төзәтмәләр турында бик күп тәкъдимнәр килү сәбәпле, Дума аның вакытын күчерергә карар кылды.

Фото: архив tatar-inform

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев