Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әкрен кирәк, ипләп кирәк...

Эчкечелеккә каршы сагаеп кына, халык бөтенләй айнып бетмәсен тагын дип куркып кына көрәшү турында

Моннан 10 ел чамасы элек Сабага магнитлы турмалин юрганнар сатучы килеп, кафеда тыйнак кына фуршет оештырган иде. Унбишләп кеше җамаякларда китерелгән аш, җиләк-җимеш ашадык һәм реклама тыңладык. Мәһабәт гәүдәле ир-ат магнитлы юрганның кеше организмына уңай йогынтысы, төрле авырулардан файдасы турында сөйләде. Ни өчен товарны мондый юл белән рекламалавы турында да аңлатты. Бу очракта сүз математик прогрессия буенча тарала икән, ягъни фуршетта катнашкан 15 кеше аша магнитлы юрганнар турында белүчеләр саны тиз арада меңнән артып китәргә мөмкин. Ә телевизорны кем карый, кем юк дигәндәй (әнә бит, мәгълүмат чараларының шушы төрен үстерүгә зур игътибар биргән Белоруссия президенты Лукашенко да уйлый белгән кеше күптәннән телевизор карамый дигән сүзләргә бик гаҗәпләнгән ди).

Фуршеттан магнитлы юрган сатып алмыйча гына таралыштык. Кемдер бәясен кыйммәтсенде. Ә мин анда могжизалы тәэсир итүче әйберләргә тамчы да ышанмаучы буларак кына катнашкан идем. Бәлки соңыннан заказ белән кайтартучылар булгандыр - анысын белмим. Һәрхәлдә, фуршетта катнашучыларга сникерсның үзкыйммәте 12 сум гына торуы, ә тагын 6 сумы реклама өчен өстәлүе турында да мәгълүмат биреп өлгергән юрган сатучы үз эшен белгәндер.
Сникерс кына түгел, туктаусыз рекламаланган бүтән товарлар белән дә эш шулай тора. Менә шул 6 сум безнең өскә реклама булып "ява". Шулай итеп, кичләрен телевизор карарга килеп утырган очракта без акча түләп газаплануга дучар ителгән кешеләргә әйләнәбез. Әгәр реклама башлана икән, бүтән каналга күчеп торуның мәгънәсе юк - анда да бу вакытта реклама бара. Шуңа күрә реклама вакытын үзебезчә файдаланырга өйрәндек: кемдер биш минутлык ролик әйләнгәндә чәй эчә, кемдер урамга чыгып керә, кемдер телефоннан сөйләшеп ала. "Кешеләрнең яртысы реклама карамый. Караганнарның яртысы аңа әһәмият бирми. Әһәмият биргәннәрнең яртысына рекламаланган товарның бер тиенгә дә кирәге юк" дигән шаяртулы гыйбарә бик дөрестер. Шуңа да карамастан, реклама чәчәк ата, аның кармагына эләгүче беркатлылар табылып тора.
Базар мөнәсәбәтләренә күчү белән өстебезгә ишелгән бәйләнчек реклама Русия халкында кулланучы аңы формалаштыра башлаганга әллә ни күп вакыт узмаса да, үзенең зыянын күп салырга өлгерде. Мәсәлән, телевидениедән сыра йөз сырхауга дәвадай макталган чорда спиртлы эчемлекләр кулланучы яшүсмерләр саны гына да 10-12 тапкыр арткан.
Наркологлар наркотикка тиңләгән бу эчемлекне күккә чөйгән реклама роликларын телевидениедән әйләндерү тукталганга бер ел чамасы гына вакыт узды әле. Әмма җиңел суларга ашыкмыйк. Бүген "зәңгәр экран"нар алкогольне пропагандалауны яшертен генә дәвам итә. Менә Яңа ел якынлаша һәм телеканаллар, ярыша-ярыша, беренче кадрларыннан ук геройлары хәтерләрен җуйганчы эчүдән башланган "Ирония судьбы или с легким паром" фильмын күрсәтергә керешәчәк. Инде 38 ел "тәрбияли" безне бу фильм. Эчүгә багышланган табын коруга кайтып калган Яңа ел бәйрәме алдыннан алкогольнең зыяны турында йогынтылы тапшыру күрмичә үлеп китәрмен, мөгаен. Аның каравы, соңгы елларда сериаллар караштыргалый торгач, хокук сакчылары арасында тәмам барып чыккан эчкечеләрнең күплегенә дә хәйран калырга өйрәндек. Табиблар да эчә киноларда, хәрбиләр дә. Сериалларда алкогольне пропагандалау яшерен реклама рәвешендә бара. Бу очракта аракы турыдан-туры рекламаланмый. Әмма хәмер тамашачыга эшләр барып чыкмаган очракта җиңеллек китерүче эчемлек буларак тәкъдим ителә, эчеп җибәрсәң, бөтен проблемалар хәл ителә дигән тәэсир калдыра.
Быел май аенда Сабада "Наркотикларга каршы десант" профилактика чарасыКүткәрелде. Әлеге проектның координаторы Дмитрий Попов ата-аналар алдында ясаган чыгышында исерткеч продукция җитештерүче компанияләрнең кадрга эчү күренешләре күбрәк керсен өчен кинорежиссерларга ничек басым ясаулары турында да мәгълүмат бирде. Хәер, режиссерлар үзләре дә тормышчанлык ягында икән. Кирилл Серебренников, мәсәлән, тарту һәм эчү күренешләре булмаган фильмнарны кешеләр, чыннан да, әлеге зарарлы гадәтләрдән ваз кичкәч кенә төшерергә мөмкин дип саный. Шулай итеп, киң фронт белән наркотикларга каршы көрәшкән булабыз, ә тылыбызда, бөтен тырышлыкны пыран-заран китереп, аның тугры союзнигы - аракы йөри. Миңгерәүләнүгә юл нәкъ менә хәмердән башлана.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының аракыны сәламәтлекне җимерүче наркотик итеп тану турында карар чыгаруына тиздән 40 ел тула. СССРның 1982 елгы Дәүләт стандартында да "Алкоголь, этил спирты - төссез, җиңел кабынып китүчән сыеклык, көчле тәэсир итүче наркотик" диелгән. Әмма 2000 ел стандартында этил спирты "төссез, җиңел кабынып китүчән сыеклык"ка гына әйләнеп калган (ГОСТ 51562-2000). Менә шул кинәт кенә "гөнаһсыз" булып киткән сыеклык, мине ал дигәндәй, кибет киштәләрен бизи һәм Русиядә ел саен 700 меңгә якын кешедән эчкече ясый. Бу мәгълүматны Д.Попов ата-аналарга өләшкән компакт-дисктан алдым. Барысы 6 сәгать бара торган 10 документаль фильмда эчкечелек афәтенең аянычлы нәтиҗәләре тетрәндерерлек итеп сурәтләнгән. Беркатлылык белән нигә боларны телевидение каналларыннан күрсәтмиләр икән дип уйлап куйдым. Син нәрсә инде, ярамый. Халык тәмам айнып бетсә нишләрсең? Эчкечелеккә каршы, бөтенләй эчүдән туктый күрмәсеннәр тагын дип, чамалап һәм сагаеп кына көрәшәбез бит. Әби патша да үз заманында исерек халык белән идарә итүе җиңелрәк дигән. Гомумән, русиялеләрне шыр айнытырга теләмәүнең төп сәбәбе дә шул бугай.
Тарихка күз салсаң, халык үзе эчкечелеккә каршы көрәшеп караган-каравын. Әйтик, 1858 елда гына да исерткечләргә бойкот белдергәне, кабакларны җимергәне өчен 110 меңләп крестьянны төрмәгә япканнар. Балаларын, оныкларын аракы зәхмәтеннән коткарырга теләгән бабаларыбыз менә шундый язмышка дучар ителгән. Нәтиҗәдә, илдә сәясәттә гаме булмаган, эчә белүе белән горурланучы буын үсеп җитте.
http://www.tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев