Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмара бакчачылары дүрт килограммлы карбыз үстергән [+фото]

Тәмле ашарга яратабыз, шуңа үстереп карарга булдым, ди хуҗабикә

Кукмарада яшәүче Шиһаповлар гаиләсе икенче ел рәттән карбыздан мул уңыш ала. Быел үстергән карбызларының иң зурысы 4 килограмм да 300 грамм булган.
"Бакчабыз зур түгел, өй белән бергә 10 сутый гына. Шунда 2 парник куйдырдым. Карбыз белән кавынны аерым бер парникта үстерәбез. Тәмле ашарга яратабыз, шуңа үстереп карарга булдым", - диде Гөлсинә Шиһапова "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Шиһаповлар орлыкларны базардан сатып ала. "Бер квадрат метрга бары 2 генә орлык утыртырга ярый. Бер төп үсемлектә исә бер генә карбыз үсә. Әгәр икенчесе үсә башлый икән, алдан үскәне шиңә. Карбызның беренчесе өлгергәндә сабакташының яфраклары яхшы хәлдә булса, икенче җимеш тә үсә, тик анысы уртача зурлыкта гына үсә ала. Черемә булса, карбызларны рәхәтләндереп үстерергә мөмкин", - ди хуҗабикә.
Гөлсинә Шиһапова карбыз үстерү серләре белән дә бүлеште. Әлеге бакча культурасыннан мул уңыш алу өчен парник кояш төшә торган урында булырга тиеш. Кукмара бакчачылары ашламалар, химик препаратлар да кулланмый, бары табигый тукландыру чаралары файдалана. Карбызларга Гөлсинә Шиһапова тирес әчетеп сибә. Әлеге җимешләрне үстерү ысулларын исә интернеттан карап өйрәнә икән.
"Базарларда карбыз әле яңа гына барлыкка килә башлады, бездә инде бетә. Кибетләргә аны әллә кайлардан алып кайталар, монысы исә үзеңнеке, шуңа тәмлерәк тә", - дип саный агентлык әңгәмәдәше.
Шиһаповлар, карбыз һәм кавыннан тыш, виноград, слива кебек көньяк җимешләре дә үстерә. Виноградның биредә берничә төре җимеш бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев