Кукмара районы Түбән Чура авылында Питрау бәйрәме оештырылды
Мәйдан тутырып үзләренең данлыклы "Чабата" көенә биеделәр.
Кукмара районы Түбән Чура авылында Питрау бәйрәме оештырылды.Питрауны чәчәкле һәм җиләкле җырлы-биюле композиция белән ачып җибәрделәр. Тау астында гына урнашкан мәйданда киче буе халкыбызның моңы, уеннары яңгырады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлеге чарада Чура авылы мәктәбе укучылары, "Карендәшләр" ансамбле һәм район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Халыкны бәйрәм белән котлап Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев чыгыш ясадылар.
Спорт уеннары да мавыктыргыч иде. Бүләкләр дә яхшы иде. Заманага кушылып шоу артыннан кумыйча гына, җылы һәм рәхәт бәйрәм оештырганнар түбәнчуралылар. Мәйдан тутырып үзләренең данлыклы "Чабата" көенә биеделәр. Башкаларны кабатламый, үзләренең үзенчәлекле культураларын саклаулары менә шуннан да күренде.
Питрау бәйрәме салют белән тәмамланды.
Фото: tuganaylar.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев