Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмара төбәгендә берәү туганына мылтыктан аткан

Кукмара районы Вахит авылы кешесенә карата җинаять эше кузгатылды. Ул 19 декабрь төнендә Түбән Шәмәрдән авылында яшәүче бертуган апасының улына "Сайга" ау мылтыгыннан аткан. Нәтиҗәдә, туганының аягы, җилкәсе зарарланган. Беренчел фаразлар буенча, җинаятьнең сәбәбе - көнчелек . "Әлеге затка үтерү белән янау маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бүген ул ике...

Кукмара районы Вахит авылы кешесенә карата җинаять эше кузгатылды. Ул 19 декабрь төнендә Түбән Шәмәрдән авылында яшәүче бертуган апасының улына "Сайга" ау мылтыгыннан аткан. Нәтиҗәдә, туганының аягы, җилкәсе зарарланган. Беренчел фаразлар буенча, җинаятьнең сәбәбе - көнчелек .

"Әлеге затка үтерү белән янау маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бүген ул ике айга сак астына алынды. Тикшерү эше дәвам итә", - диде Арча районара тикшерү комитетының тикшерүчесе Диләрә Мортазина.

Бу хакта районның "Хезмәт даны" газетасы хәбәр итә.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев