Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа куелган ишек-тәрәзәләр сыйфатына канәгатьсезлек белдереп язылган шикаятьләр сезоны ачылды

Җәй-көз - йорт-кураларны кышка әзерләү чоры. Берәүләр ишек алыштыра, икенчеләр яңа тәрәзәләр куя. Тик кулланучыларның яңа ишек-тәрәзәләр сыйфатына канәгатьсезлек белдереп язылган шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләре дә нәкъ менә шушы чорда ишәя. Кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, рес­публика Дәүләт алкоголь инспекциясе бу өлкәдә эшләүче хосусый эшмәкәрләр һәм оешмалар вәкилләре катнашында "Тәрәзәләр...

Җәй-көз - йорт-кураларны кышка әзерләү чоры. Берәүләр ишек алыштыра, икенчеләр яңа тәрәзәләр куя. Тик кулланучыларның яңа ишек-тәрәзәләр сыйфатына канәгатьсезлек белдереп язылган шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләре дә нәкъ менә шушы чорда ишәя. Кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, рес­публика Дәүләт алкоголь инспекциясе бу өлкәдә эшләүче хосусый эшмәкәрләр һәм оешмалар вәкилләре катнашында "Тәрәзәләр һәм ишекләргә заказ бирүдә, аларны эшләүдә һәм урнаштыруда кулланучылар хокукларын яклау" дигән темага "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү уздырды. Чыннан да, пластик тәрәзәләр куйдырып, аның парлануыннан, төбенә су җыелудан зарланучыларны еш ишетергә туры килә. "Сыйфатсыз продукциядән зыян күрүчеләр, пыяласының беренче каты чатнаганмы, икенчесеме - безгә мөрәҗәгать итә алалар",- ди кулланучыларның хокуларын яклау белгече Радик Локманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X