Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Курсабаш егете Илнар мини-трактор җыйган [фото]

Малайлар кечкенәдән тимер-томыр арасында кайнашырга ярата бит. Безнең чордашлар себерке сабына подшипник яки шестерня куеп, шуны яңгырдан соң җыелган күлдәвеккә алып чыгып уйныйлар иде. Әле ничек кенә диген, су җыелган урын тирәнрәк һәм сазлырак булган саен тагын да күңеллерәк. Ирен читеннән төкерекләрен чыгара-чыгара әйләндерәләр, батып калса күрше малаеның "тачка"сы ярдәмгә...

Малайлар кечкенәдән тимер-томыр арасында кайнашырга ярата бит. Безнең чордашлар себерке сабына подшипник яки шестерня куеп, шуны яңгырдан соң җыелган күлдәвеккә алып чыгып уйныйлар иде. Әле ничек кенә диген, су җыелган урын тирәнрәк һәм сазлырак булган саен тагын да күңеллерәк. Ирен читеннән төкерекләрен чыгара-чыгара әйләндерәләр, батып калса күрше малаеның "тачка"сы ярдәмгә килә. Ә бүгенге малайларның көрәк сабына подшипник куеп әйләндерергә вакыты да, ихтыяҗ-теләге дә юк. Алар себерке саплы техника белән әвәрә килгәнче, компьютерда танклар бәрелештерәләр, атыштыралар. Бүгенге яшьләрнең барысын да алай дию дә дөрес үк түгел түгелен. Курсабаш авылыннан XI сыйныф укучысы Илнар Шәймурзин кечкенәдән абыйсы янында "Москвич-412"дә кайнашып үскәнгә, кайда нинди шөреп борасын үзләштергән күрәсең, IX-XI сыйныфта укыганда ук мини-трактор да җыеп куйган. Районга кулибинчыларның конкурсына килгәч таныштык үзе белән. Ул ясаган техника әллә каян ялт итеп, күренеп тора. Искедән ясалса да, заводтан яңа чыккан кебек, өр-яңа.

- Кулибинчылар конкурсына, технология буенча олимпиадаларга йөртер өчен генә ясадыгызмы әллә моны, - дим.

- Бакчаларны эшкәрткәндә зур техника белән керсәң, тапталып бетә, изелә. Аннан соң сука эзләп гел кешегә дә йөрисе килми бит. Ә болай бакчага да зыян салмый, шуңа күрә җыярга булдым, конкурсларга йөрер өчен дип җыймадым. Үзебезнең ишек алдында хәрәкәт бирү механизмнары начар булган "Урал" матае бар иде, ә двигателе әйбәт, ул да илһам бирде, ник тик ята әле бу дип уйладым. Шуның нигезендә җыйдым. Арткы күчәр "ГАЗ-51" машинасыныкы, тарайтып эшләнгән, тапшырулар тартмасы шулай ук газ "ГАЗ-51"ныкы. Утыргычы "Москвич"тан, руле "УАЗ" машинасыныкы. Арткы тәгәрмәчләр "ведущий" "Т-40"ныкы, алгылары авыл хуҗалыгы машиналарыныкы.

Ярты ел чамасы кирәкле деталь­ләрен тупладык, алай да җыя башлаганда бар кирәк-ярак та юк иде. Эшли торгач булды, ике елда җыеп чыктык.

Бәрәңге алу өчен копалканы тартырга көче җитми, кызганыч, ә менә төбен өяргә, тырмаларга менә дигән, кышларын кар да эттереп була. Гади машина прицепларын таккач, авыр әйберләрне дә күчерергә уңайлы.

- Аларны тоташтыру катлаулы булдымы? Запас частьларны туплап бетергәч эшне нидән башладың?

- Иң беренче двигатель, тапшырулар тартмасы һәм күперчекне бергә тоташтыру мәсьәләсе килеп туды. Двигательне тоташтырып, көйләп караганда башта агач бүкән өстендә генә утырды. Тоташтыру җаен тапкач, рамасын җыярга керештем. Физиканы яхшы белү булышты мини-тракторны җыярга. Аллага шөкер, бишлегә генә укып барам физиканы, район олимпиадаларында да катнашып урыннар алам. Бердәм дәүләт имтиханын да физикадан тапшырырга уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев