Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Курсабаш һәм Шәмәрдән авыл җирлегендә җыеннар үтте [+фото]

Курсабаш һәм Шәмәрдән авыл җирлегендә җыеннар 11 февральдә үтте. Анда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, бүлек һәм оешма-учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Авыл җирлекләре башлыкларының еллык эшчәнлеккә хисаплары, полициянең участок вәкаләтлесе вәкилләре чыгышы тыңланды. Шәмәрдәндә узган...

Курсабаш һәм Шәмәрдән авыл җирлегендә җыеннар 11 февральдә үтте. Анда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, бүлек һәм оешма-учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Авыл җирлекләре башлыкларының еллык эшчәнлеккә хисаплары, полициянең участок вәкаләтлесе вәкилләре чыгышы тыңланды. Шәмәрдәндә узган отчет җыелышында халыкның үз җирлекләре язмышына битараф булмаулары ачык чагылды. Сорау бирүчеләрнең күбесе үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, шәхси тормышларында ярдәм итүләрен үтенми, аларны уртак мәсьәләләр борчый. Һәм алар мөмкин кадәр хәл ителеп тә барыла. Мисалга, узган ел Фатих Кәрим урамын яктырткычлар белән тәэмин итү буенча сорау кузгатылган иде. Бистәгә энергия саклаучы 35 лампочка куелган. Бу эш быел да дәвам итә. Шулай ук, урам юлларын төзекләндерү турындагы сораулар да җилгә очмый, эш акрынлап хәл ителә. Җыенның чираттагысында ит-сөт сату өчен урамда базар, бассейн булдыру, чиркәүгә сигнализация урнаштыру турында сораулар бирелде. Әти-әниләр "Салават күпере" балалар бакчасындагы ризыкларның сыйфатсыз булуына, мәктәпнең салкынлыгына, күп катлы йортларда яшәүчеләр морҗа башларының чистартылмавына борчыла.

"Курсабаш"та үткән җыенда авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыймадиев узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Аның чыгышыннан аңлашылганча, 2013 елда 8 бала туган (2012дә 9 иде), 13 кеше вафат булган (11). Авыл халкы урамнарга "лежащий полицейский" куюны сорый. Бу сорау узган елны да күтәрелгән иде. Әлеге эш буенча участок вәкаләтлесенә, авыл урамы эчендә тизлекне арттырып йөрүче машина йөртүчеләр белән эшләү бурычы йөкләнде. Түбән Утар авылы янына автобус тукталышы өчен ышыклану урыны (будка) кирәклеге буенча да сорау яңгырады. Һәм аның җитәкчеләр тарафыннан агымдагы елда төзеләчәге әйтелде.

Халык җитәкчелек белән очрашулардан канәгать. Нәкъ менә җыеннарда үзеңне борчыган сорауларга җавап ишетеп була бит. Барысы да вакытында хәл ителә алмаса да, акрынлап эш планына кертелә. Җитәкчелек халыкта нинди гозерләр барлыгын белә.

Шәмәрдәндә узган җыеннан фоторепортажны МОНДА карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X